Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәттән башка сүз юк

Соңгы елларда авыл эчендәге юллар бик начарланган иде. Әз генә яңгыр яуса да безнең урамга машина белән керерлек түгел. Балалар кайтсалар, Машиналарын Дружба урамыеда калдырып керделәр. Ниһаять, безнең Набережная урамында да юл күтәртелеп, гравий җәелде.

Эшне "Мост" оешмасы башкарды. Алар эшләрен чын күңелдән башкардылар. Безне, өлкән кешеләрне куандырган эшләрнең тагын берсе - авылдан чүп җыю. Мин ул чүпне кая ташларга белми җәфалана идем. Машина график буенча килә. Шоферлары да бик ярдәмчел, булышалар. Авылыбыз күзгз күренеп үзгәрде. Ишек аллары, урамнар ялт итеп тора. Мәктәбебез дә матурланды. Анда "Мәктәпләргә капиталь ремонт" программа нигезендә 2 ел дәвамында ремонт барды. Яңа уку елына мәктәп ныклы әзерлек белән, төзекләнгән хәлдә килде. Медпунктка барган саен ( ул да мәктәп бинасында) матурлыкка сокланып кайтам. Шушы матурлыкны тудырган, безнең яшәү шартларыбызны яхшыртырга ярдәм иткән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, дип яза Мәгъдәния апа Гаянова.

Тат.Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев