Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рекламага ышанасызмы?

Реклама ул – нинди дә булса объектка кызыксыну уяту максатында игътибарны җәлеп итү өчен мәгълүмат тарату. Бүген аның нинди генә төрләре юк! Реклама үзенекен эшли: игътибарны җәлеп итә. Газета укучыларыбыз рекламага нинди мөнәсәбәттә?

Айгөл, 40 яшь:

– Реклама минем ачуны китерә, чөнки ул күп. Интернетта берәр әйбер карасаң (“гуглить” итмәгән килеш әле бу!), ул темадан арына алмыйсың! Рекламаның “артык бәйләнчек” булуы ошамый. Аның сәүдә этәргече булуы белән килешәм. Ул бүгенге көн продуктлары, мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирә.

Марс, 36 яшь:

– Яхшы товарның рекламага ихтыяҗы юк, диләрме әле? Мин күбрәк танышларның, дусларның киңәшләренә  колак салам, “сарафан радиосы”н тыңлыйм. Ә яңа товарга реклама кирәк, дип уйлыйм. Яңа продукцияне халыкка күрсәтергә, танытырга да кирәк бит әле!

Камил, 22 яшь:

– Реклама туйдыра, ачуны китерә. Реклама башланса, телевизордан икенче каналны ачам. Интернетта рекламаны ябам. Дөрес, урамда кызыклы баннер булса, укыйм. Әмма телевидениедәге реклама гына эшли, дип уйлыйм.

Мөслиха, 59 яшь:

– Аллага шөкер, балалар үзләре киенә. Ит, бәрәңге, яшелчә – үземнеке! Кибеткә ипи-сөткә генә керәм. Җиһаз кирәк түгел. Кибеткә йөрмим, товар алмыйм. Күлмәгем тузса, күлмәк алам инде. Телевизор сирәк карыйм. Шулай булгач, рекламаны да күрмим. Әмма кино караганда реклама белән бүлүләре ачуны китерә! Нигә шулкадәр еш куялар микән аны, ә?!

Римма, 46 яшь:

– Рекламага ышанам. Нинди дә булса товарга мәгълүмат чаралары аша реклама ясыйлар икән, димәк аны курыкмыйча файдаланырга була, дигән сүз. Мин – реклама белгече, товарга реклама урнаштырганда аның берничә тапкыр тикшерелүен яхшы беләм. Исеме танылган брендлы товарга реклама рейтингтан төшеп калмас өчен кирәк. Үзең турында даими искәртеп тормасаң, сине онытулары да мөмкин бит. Бүген рекламасыз булмый, төрле хезмәтләр дә, кием-салым да, азык-төлек тә реклама белән генә сатыла.

Айсылу, 26 яшь:

– Улыма – 1,5 яшь, реклама ярата. Реклама башланса, телевизордан күзен алмый. Реклама үзенекен эшли, димәк – игътибарны җәлеп итә. Тапшыруларны бүлгәндә ачуны китерсә дә, файдасы бар инде рекламаның. Рекламасын күреп кызыгабыз бит товарга!

Светлана, 44 яшь:

– Мин рекламага гел игътибар итмим. “Авыл утлары”нда төрле әсәрләрдән өзекләр бирәсез (бу да реклама бит!), анысы әйбәт, чөнки китап укырга яратам! Белдерүләрне укыйм да онытам, чөнки алар мине кызыксындырмый. Сәүдә белән шөгыльләнгән кешегә реклама кирәктер инде ул.

Миләүшә, 36 яшь:

– Мин рекламага нейтраль мөнәсәбәттә, әмма, кат-кат сөйләгәч, кирәкмәгән мәгълүмат та башка керә бит инде ул. Кибетләрдәге акцияләр турында реклама аша беләбез. Кинофильмнар яки тапшырулар вакытындагы реклама ачуны китерә. Инстаграмда танылган шәхесләрнең челтәрле бизнес, шоу-румнар, кибетләр турында рекламалары “күңелгә тия”. Газетадагы рекламага уңай карыйм: кирәкле мәгълүматны эзләп табарга җайлы, өлкән буынга бигрәк тә.

Сораштыруны Римма

Афзалова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X