Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдум булачак

Тавыш бирү 2018 нче елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль закон (№67-ФЗ, 12.06.2002), “Җирле референдум турында”гы Татарстан Республикасы законының (№23-ЗРТ, 24.03.2004) 32, 33 маддәләре нигезендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты Мөслим муниципаль районы территориясендә гражданнарга үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрү планлаштырылуы хакында хәбәр итә. 
Тавыш бирү 2018 нче елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Сайлау участокларының чикләре һәм саннары, референдум үткәрү өчен участок сайлау комиссияләренең урнашу урыннары күрсәтелгән исемлек белән http://muslumovo.tatarstan.ru адресы буенча Мөслим муниципаль районының рәсми сайтыннан танышырга мөмкин. 
И. Х. Әхмәтов, 
район Башкарма 
комитеты җитәкчесе 
вазыйфаларын 
башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев