Мөслим-информ

Мошенниклар тозагына эләкмәгез

Бернинди килешүләр дә төзи күрмәгез.

Райондашлардан уяу булуларын сорый полиция хезмәткәрләре. Соңгы араларда ут яисә су, газ счетчикларын алыштырабыз дип яисә түбән бәядән төрле товарлар тәкъдим итеп, өйгә килеп керүче шикле кешеләр күбәйгән. Бернинди килешүләр дә төзи күрмәгез. Иң элек җаваплы хезмәтләргә шалтыратыгыз, кирәк түгел товарларны, очсыз бәядән булса да, сатып алмагыз! Килешү төзегәннән соң акчаларны кайтарып алу авыр. Ник дигәндә, сез бит ул акчаларны үз теләгегез, үз кулларыгыз белән мошенникларга үзегез үк тапшырасыз. Сак булыгыз, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: