Реклама
31 майда районда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурс узды.
Район авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының вәкиле Әхмәтов Ф.Г. җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.
Экспертлар үзьйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемчелек буенча чаралар башкаруны тикшерделәр. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны – «Туган як» агрофирмасы, икенче урынны "Исламов И.З." фермер хуҗалыгы алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз