Мөслим-информ

Район үзәк хастаханәсе яңадан-яңа җиһазлар белән тулылана

Алдагы атнада район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегенә авыруларны реабилитацияләү өчен яңа аппаратура кайтыр дип көтелә.

"Парафин җылыту, лазерлы терапия үткәрү өчен терапевтик комплекслар, пневмомассажер, ингалятор, небулайзер кебек аппаратлар авыруларны башлангыч чорда ачыклауда зур ярдәм күрсәтер", - ди хастаханәнең баш табибы Минхат Сәфәров. Артрит, төрле бәрелүләр, неврит, гайморит кебек авыруларны дәвалауда цифрлы парафин ваннасы да куллана башлаячаклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: