Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Татарстан Матбугаты көне уңаеннан котлавын җиткерде

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, тармак ветераннары, хәбәрчеләр! Сезне Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары - җитәкчелек белән халык арасындагы күпер ул. Хөкүмәтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә, хәл...

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, тармак ветераннары, хәбәрчеләр! Сезне Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары - җитәкчелек белән халык арасындагы күпер ул. Хөкүмәтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә, хәл итү юлларын эзләүдә матбугатның роле зур. Матбугат чараларында туплап бирелгән көндәлек мәгълүмат, районыбыз елъязмасы буларак, тарихка кереп кала. Үткәннәрне барлаучы тарихчылар бүген "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарының төпләнмәләренә мәрәҗәгать итә икән, бу сезнең хезмәтегезнең никадәр кирәкле һәм җаваплы икәнлеге турында сөйли. Халыкка мәгълүматлы итү, һәр яңалыкның асылына төшендерү өчен, еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, камиллеккә омтыласыз, заман белән бергә атлыйсыз. Районыбызда барган вакыйгаларны яктыртуда, хезмәт алдынгылары, күренекле якташларыбыз белән якыннанрак таныштыруда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә каләмегез көче кимемәс, район матбугатын, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үзегездән зур өлеш кертерсез, дип ышанам. Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, матбугат ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыгыгыз арта барсын. Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телим! Бәйрәм белән! Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев