Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне сабантуй белән тәбрикләде

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм җиңүгә омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба.
Милли бәйрәмебездә без иң элек табыннарыбызны икмәк белән тәэмин итүче, кырларыбызда иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләп, ел уңышына нигез салган игенчеләребезгә, авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, батырларны данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, милли җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап, хозурланабыз, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз.
Без бүген Мөслимебезнең социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертү максатында авыл җирлеге советларында, оешма-предприятиеләрдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәүдә, коммуналь хуҗалык, элемтә, массакүләм матбугат чаралары, төзелеш һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәтен дә югары бәялибез. Районыбызны төзекләндерү, көнкүрешен яхшырту, юллар салу, социаль-мәдәни объектлар төзүнең даими алып барылуы районыбызны тагын да бизи һәм баета. Бәйрәм уңаеннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н. Миңнехановка, республика хөкүмәтенә, ТР Дәүләт Советына барлык райондашларыбызның тирән рәхмәтен җиткерәбез.
Районыбызда яшәүче милләтләр арасында дуслык җепләрен саклау, үзара ярдәмләшеп яшәү һәм кунакчыллык кебек күркәм сыйфатлар көннән-көн ныгый бара. Районыбыз ирешкән уңышларда Мөслимнән читтә яшәүче якташларыбызның һәм дусларыбызның да өлеше зур. Алар шатлыкларыбыз һәм уңышларыбыз белән даими уртаклашып яшиләр. Зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле якташлар һәм дусларыбыз!
Хөрмәтле Мөслимлеләр, кадерле кунаклар, гүзәл Мөслимбезне сагынып кайткан якташларыбыз!
Сезне барыгызны да тагын бер кат милләтебезнең горурлыгы - Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Күңелләрегездә якты хатирәләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышаныч өстәсен.
Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.11300
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.10700
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде10700
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.74700
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.25200
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.23400
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.26101
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк19300
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.35700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5129202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.395600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.343801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).257804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.221503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика