Мөслим-информ

Путин: Рөстәм Миңнеханов — ныклы җитәкче

Дәүләт башлыгы Татарстанны үсеш лидерлары арасында билгеләп үтте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы субъектларның берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — нык җитәкче, дип билгеләп үтте Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре вакытында.

«Рөстәм Нургалиевич - ныклы җитәкче», - диде Путин.

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

«Федерация субъектлары арасында яхшы үсеш күрсәткечләре белән Татарстан беренче урыннарның берсен тота», - дип йомгаклады Владимир Путин.

Элек ул Татарстан төбәген халык өчен беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү үрнәге дип атады.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180711/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: