Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Пушкин" скверы А.С Пушкин әсәрләренә нигезләнеп эшләнәчәк

Парклар һәм скверлар елында район үзәгендә сафка басып килүче "Пушкин" скверында күләмле эшләр бара. Казан шәһәренең "Лэнд Сервис" компаниясе яшелләндерү эшләре белән мәшгуль. Хәзерге вакытта скверда эшчеләр нарат, чыршы, туя, өрәңге агачлары утырталар. Шунысын да әйтергә кирәк нарат һәм чыршы агачын Мөслим урманыннан алып кайталар. Ә калган агачлар махсус питомникларда...

Парклар һәм скверлар елында район үзәгендә сафка басып килүче "Пушкин" скверында күләмле эшләр бара. Казан шәһәренең "Лэнд Сервис" компаниясе яшелләндерү эшләре белән мәшгуль. Хәзерге вакытта скверда эшчеләр нарат, чыршы, туя, өрәңге агачлары утырталар. Шунысын да әйтергә кирәк нарат һәм чыршы агачын Мөслим урманыннан алып кайталар.

Ә калган агачлар махсус питомникларда үрчетелгән. Шулай ук чәчәк композицияләре әзерлиләр. Сквер А.Пушкин әсәрләренә нигезләнеп бизәләчәк. Скверның һәр өлешендә кунакларны әкият геройлары каршы алачаклар.Скверда эскәмия урыннары, А.С Пушкинга һәйкәл урыны әзер. "Лэнд Сервис" эшчеләре су системасын кертү белән дә шөгылләнәр. Агачларга һәм чәчәкләргә су автомат рәвештә, билгеле бер вакытта биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев