Мөслим-информ

Пенсиягә – 38 яшьтән

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү элек-электән дәрәҗәле саналды. Бүген дә район эчке эшләр бүлегендә эшләргә теләк белдерүчеләр аз түгел. Эчке эшләр органнарында эшләү тәртибе һәм хезмәткәрләргә каралган өстенлекләр турында бүлек җитәкчесе урынбасары Рөстәм Басыйров белән сөйләштек.

– Рөстәм Хасиятуллович, район эчке эшләр бүлегендә кемнәр эшли ала? Алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Беренче чиратта үҗәтлек, кыюлык, төгәллек һәм вакыт белән исәпләшмәү, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белү кирәк. Җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләрендә хезмәткәрләрне оператив-эзләү белән бәйле тынгысыз һәм динамикалы эш көтә. Участок инспекторы яки полиция патруль-пост хезмәткәренең хезмәте аеруча җаваплы. Бәлагә юлыккан кеше иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Юл-патруль хезмәтендәгеләр юллардагы фаҗигаләр белән күзгә-күз очраша. Полициядә экспертиза-криминалистика, кинология кебек башка мөһим хезмәтләр дә бар. Дежур частьтә, штабта эшләүчеләрдән дә уяулык таләп ителә.
Эчке эшләр органнарында 18 яшьтән 40 яшькә кадәр гражданнар хезмәт итә. Кандидатларның сәламәтлегенә бәйле таләпләр катгый, психологик тест үткәрелә. Сержант составы өчен – урта белемле булу, офицерлар составы өчен урта һөнәри яки югары белем кирәк.
– Эчке эшләр органнарында хезмәт хакы да югары дип беләбез.
– Офицерлар составында беренче ел хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакы – 35 мең сум. Биш ел хезмәт иткәннән соң, хезмәт хакы уртача 40 мең сумга кадәр арта. Озак еллар эшләгәндә хезмәт хакы, вазыйфага карап, 70 мең сумга җитәргә дә мөмкин. Ел саен хезмәткәрләргә айлык оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Хезмәт күрсәткечләренә карап акчалата премияләр бирелә.
– Илдә пенсия яше арткач, сездә дә үзгәрешләр булдымы?
– Полиция хезмәткәрләрен пенсия белән тәэмин итү башка принциплардан чыгып төзелә. Эчке эшләр министрлыгы системасында пенсия алу хокукы 20 ел хезмәт иткәннән соң бирелә. Әлеге стажга армиядә хезмәт итү һәм уку вакытының яртысы керә. Нигездә хезмәткәрләр 38 яшьтә пенсиягә чыга ала. Изоляторда, юл-патруль хезмәтендә һәм башка бүлекләрдә хезмәт үткәндә, пенсиягә 32 яшьтә дә чыгарга мөмкин. Пенсия алу хокукына ия булганнан соң, хезмәткәр полиция сафларында һөнәри үсешен дәвам итә яисә башка оешмага эшкә урнаша ала. Пенсиягә чыкканда хезмәткәрләргә җиде окладка кадәр (200 мең сумга якын) пособие түләү каралган. Башкарган вазыйфасына, хезмәт стажына карап, пенсия күләме 15 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.
– Рөстәм Хасиятуллович, хезмәткәрләрнең эш һәм ял режимы ничек?
– Хезмәт вакыты регламенты биш көнлек (40 сәгатьлек) эш атнасы белән билгеләнә. Куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләр өчен – 36 сәгать. Эш көне нормага салынмаган хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өчен елына 7-15 көн өстәмә ял бирелә. Эш вакытыннан тыш өстәмә эшләгән вакыт хезмәт хакы яисә өстәмә ял көннәре белән компенсацияләнә. Җәйге ял хезмәт итү вакытына карап бирелә. Гадәттә ул 40-64 календарь көн тәшкил итә. Гаилә хәле буенча өстәмә рәвештә 10 көнгә кадәр ял бирелә.
– Читтән килеп эшкә урнашучыларга нинди уңайлыклар бар?
– Беренче чиратта андыйлар торак белән тәэмин ителә. Үз торагы булмаганнарга эш фатиры бирелә. Кеше фатирын яллап яшәгәндә хезмәткәргә аена 3600 сум күләмендә чыгым кире кайтарыла. Гаиләле хезмәткәрләр өчен ул 5400 сум тәшкил итә. Хезмәт стажы ун елдан да ким булмаган хезмәткәрләр өчен торак алу яки йорт төзү өчен бер тапкыр социаль түләү каралган.
Хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез дәвалануга дәгъва итә ала, хезмәткәрләр Россия Эчке эшләр министрлыгының сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итү өчен юлламалар алырга хокуклы. Мисал өчен, хезмәткәр һәм аның гаилә әгъзалары өчен 21 көнгә санаторийга юллама бәясе 9 мең сумнан артмый. Эчке эшләр министрлыгы пенсионерлары өчен мондый юллама 2500 сумга төшә, юл чыгымнарын хөкүмәт күтәрә.
– Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә укуын дәвам итәргә, өстәмә белем алырга мөмкинлек тудырыламы?
– Хезмәткәрләр бушлай беренче һәм икенче югары белем алу хокукына ия. Россия Эчке эшләр министрлыгы югары белем бирү учреждениеләре юридик һәм икътисадый, техник белем дә бирә. Россия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү учреждениеләре дипломнары дәүләт аккредитациясенә ия. Хезмәткәрләргә түләүле “укучы ялы” бирелә. Барлык хезмәткәрләр дә хезмәт итү чорында дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә.
Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: