Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды өлкәннәрне яисә инвалидларны тәрбияләүче студентлар һәм укучылар игътибарына мәгълүмат җиткерә

Туйдыручысын югалту сәбәпле пенсия яисә 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки беренче төркем инвалидны тәрбияләү буенча компенсация алучы укучылар яисә студентлар игътибарына: түләүле практика үткәндә яисә рәсми рәвештә эшкә урнашканда Пенсия фондына хәбәр итәргә онытмагыз. 

       Кагыйдә буларак, туйдыручыны югалту буенча пенсиягә яшь кешеләр федераль социаль өстәмә алалар. Әлеге өстәмә ай саен бирелүче матди тәэмин итү пенсиясе белән бергә регионда пенсионерның яшәү минимумына җитмәүчеләргә тиеш. Эшкә урнашкан очракта өстәмә түләүгә хокук югала, чөнки ул эшләмәүче пенсионерларга гына тиеш. 
      Рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яисә беренче төркем инвалидны тәрбияләү буенча түләүгә  хокук та югала, чөнки ул эшләмәүче гражданнарга гына тиеш. Пенсия фондына мәгълүмат үз вакытында кермәсә, киләчәктә законсыз алынган акчаны кайтарырга туры киләчәк. 
       Хезмәт эшчәнлеге башлану һәм түләүне туктату турында хәбәр итү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, хезмәт килешүе (хезмәт кенәгәсе, эшкә урнашуны раслаучы башка документ) булу шарт. 
       Эш чоры тәмамлангач, тиешле түләүне билгеләү өчен пенсия бүлегенә килергә кирәк. Үзең белән паспорт һәм хезмәт эшчәнлеге төгәлләнүен раслаучы документ алып барырга кирәк. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте (бүлек хокукында).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев