Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия билгеләгәндә мәгълүмәтләрнең дөреслеге өчен кем җаваплы?

Иминият пенсиясен билгеләгәндә , яки кире санаганда , пенсия белән тәэмин ителүче гражданин гына түгел, турыдан-туры, яки читләтеп булса да эш бирүче дә катнаша. Пенсиянең күләмен билгеләргә, яки алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан эш бирүчеләр төрле мәгълүмәтләрне: эш хакы күләмен, эш стажын, куркыныч һәм зарарлы эш шартлары, льготалы...

"Иминият пенсияләре турындагы" (28.12.2013 №400-ФЗ) Федераль законның 28 матдәсендә каралганча физик һәм юридик затлар иминият пенсиясен билгеләгәндә документлардагы мәгъләмәтләрнең дөреслеге өчен җавап бирәләр. Эш белән тәэмин итүче мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы шәхси хисап мәгүлүмәтләренең дөреслеге өчен дә җаваплы.

Дөрес булмаган, яки үз вакытында бирелмәгән мәгъләмәтләр сәбәпле, иминият пенсияләрен түләгәндә артык чыгымнар тотылган очракта, Россия Федерациясе кануннары нигезендә гаеплеләр зыян өлешен Россия пенсия фондына кире кайтарырга тиешләр.

Иминият пенсиясенең пенсионерга артык түләнгән суммасы законсыз түләнгән вакыт аралыгында билгеләнә.

Район пенсия фонды исегезгә төшерә, пенсия билгеләүче органнар эш бирүче тапшырган документларны тикшерәләр . Алар документларның дөрес рәсмиләштерелүе һәм мәгълүмәтләрнең туры килүен чагыштыралар. Хокук билгеләве вакытында документлардагы язмалар шик тудырса, пенсия фонды органнары аларның нигезле булуын тикшерергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев