Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспортын вакытында алыштырмаган мөслимлеләргә штраф салынган

Россия Законнары нигезендә, кеше тәүге паспортын 14 яшь тулгач ала. 20 яшь тулгач яңасы бирелә. Кияүгә чыгу, мәгълүматлар алышыну очракларында ул яңартыла. 45 яшьтә кешегә аның өченчесе тапшырыла. Районда паспорт алыштыру вакыты җиткәнен онытып җибәрү очраклары бар. Ә бу аның гамәлдән чыгарылуы дип таныла.

"Законнар буенча, паспорты югалып, бу хакта полициягә хәбәр итмичә һәм аны яңарту хакында уйламаучыларга да административ җәза каралган. Мондый очракларда аны табып алган кешенең шул документ буенча законсыз гамәлләр кылу куркынычы булуын да онытмагыз. Ел башыннан 12 мөслимле хокук сакчыларына үзенең паспорты югалуын хәбәр итте. 40 кеше паспортны вакытында алыштыру таләбен үтәмәде.Тиешле яше тулгач, паспорт 1 ай эчендә алыштырылырга тиешлеген онытучыларга административ штраф суммасы 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр тәшкил итә", - дип хәбәр итә район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Роза Маракина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев