Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парклар һәм топ-200 ишегалды өчен 100 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә казанлылар актив катнаша-33 мең кеше. Икенче урында — Яр Чаллы халкы-10 мең тавыш белән, өченчедә-түбәнкамалылар (9,6 мең).

2022 елда җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз тавышыңны 30 майга кадәр бирергә мөмкин.
Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә казанлылар актив катнаша-33 мең кеше. Икенче урында — Яр Чаллы халкы-10 мең тавыш белән, өченчедә-түбәнкамалылар (9,6 мең).
Парклар өчен тавыш биреп, Татарстан халкы «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлый ала. 200 йорт яны территориясендә эшләр өстенлекле тәртиптә башкарылачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, тавыш бирү сораштыру белән алып барыла, анда ишегалды проблемаларын билгеләп үтәргә һәм төзекләндерү буенча үз теләкләре турында сөйләргә мөмкин. Әлеге категориядә тавыш бирүдә 56 мең татарстанлы катнашты.
Һәм, ниһаять, катнашучылар Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарының үсеш өстенлекләрен сайлый алачаклар. Республиканың 21 мең кешесе үз фикере белән уртаклашты инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X