Мөслим-информ

Отчетны – яңача

Иминиятләүчегә: электрон хезмәт кенәгәләре буенча яңа отчетка күчү 1 августка кадәр озайтылды.

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте хәбәр иткәнчә, эш бирүчеләрнең электрон хезмәт кенәгәләре буенча отчетның яңартылган форматына күчүе 1 августка кадәр озайтылды.

Июль ае дәвамында оешмалар пенсия бүлегенә мәгълүматларны элеккеге форма (СЗВ-ТД) буенча җибәрә ала. Вакытны озайтуның сәбәбе катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйле. Чөнки мондый шартларда күпчелек хезмәткәрләр дистанцион режимга күчерелде.

– Моннан тыш кайбер эш бирүчеләр хәбәр итүенчә, алар отчетны яңа формат нигезендә эшләү өчен программаларын эшләп өлгермәгән, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 

Мөнирә Арсланова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: