Мөслим-информ

Өстенлек – табышлы культураларга

Районда сабан культуралары чәчү ахырына якынлаша. “Август-Мөслим” агрофирмасы игенчеләре дә кыр эшләре темпын киметмәде. Бүгенге көнгә агрофирмада чәчү эшләре билгеләнгән мәйданның 95 процентында башкарылган.

Бу сезонда августлылар 18 мең гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчә. Быел да югары табыш китерүче культураларга өстенлек бирәләр. 
– Күп керем китерүче майлы культуралар мәйданы шактый арттырылды. Узган ел рапсны 3 мең гектардан артык мәйданда үстергән идек, быел 5246 гектарда чәчәбез. 3 мең гектарга якын көнбагыш үстерәчәкбез. Шулай итеп майлы культуралар мәйданы 8 мең гектардан артып китәчәк. Техник культуралардан соя һәм люпин дә игәчәкбез, – ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов. 
Бүген агрофирма игенчеләре, арпа, солы, бодай һәм борчак чәчүне төгәлләп, рапс һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Баш агроном сүзләренә караганда, быел да чәчүлек орлыкларның гибрид һәм элиталы сортларын кайтарганнар. Гомумән, агрофирмада беренче репродукциядән дә түбән сортлы орлыклар чәчелми. Рапсның – 11 төрле сортын, бодайның 7 сортын игәләр быел. 
Басуларда энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән югары җитеш-терүчән тугыз чәчү комплексы хәрәкәт итә. Аларның җидесе – бөртеклеләр һәм майлы культуралар, икесе көнбагыш чәчә. Без агрофирмада булган көнне Үрәзмәт участогында агрегатлар бодай чәчү белән мәшгуль иде. Чәчүлек орлык һәм минераль ашлама салынган капчыклар тирәсендә җанлылык хөкем сөрә. Чәчү комплексы килеп туктауга Илдус Шәйгаянов, МТЗ-82 тракторына көйләнгән кран-манипуляторын эшкә җигеп, бункерга бер-бер артлы орлык һәм минераль ашлама төйи башлады. Динар Муллин иярләгән анкерлы “Борго” чәчкеченә бер заправкада 850шәр килограммлы биш капчык орлык бушатылды. 1әр тонналы ике капчык катлаулы ашламаны да “йотты” бункер. Өстәвенә 800әр килограммлы өч капчык карбамид та керде әле. Ел уңышы астына һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 100әр килограммнан артык минераль ашлама кертелә. 
– Җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Ашлама, чәчүлек орлык белән тоткарлык юк, ашату – басуда. Минем агрегатның алым киңлеге 12 метрдан артык. Һава торышы әйбәт булганда сменага нормадагы 56 урынына 70әр гектарда чәчү үткәрәм, – ди Динар Муллин. 
Алым киңлеге 15 метрлы дисклы чәчү комплекслары сменага 100әр гектарга кадәр эш башкара икән. Агрофирмада агрегатларның тәүлек әйләнәсе эшләвен исәпкә алсаң, смена күрсәткечләрен икегә тапкырларга кирәклеге яхшы аңлашыла. Илшат Нәфыйков белән Сирин Шәйгәрданов, әтиле-уллы Рөстәм һәм Алмаз Сәлаховлар, Динар Муллин белән Рифат Ялалов – берсе дә дилбегә кактыра торганнардан түгел. Ватылуларга юл куймыйча, һәр минутның кадерен белеп эшлиләр. Ашлама һәм орлык ташучы Рөстәм Сафин да эшкә өзеклек китерми. 
Августлылар узган ел көнбагыш культурасын 1200 гектарда үстергән иде. Быел аның мәйданы 2945 гектарга җиткерелгән. 
– Беренче елда һәр гектардан 19,7 центнер уңыш алган идек. Быел максат гектар биремен 25 центнерга җиткерү. Чәчкәндә һәр гектарга 1 центнер катлаулы ашлама да кертәбез. Механизаторлар җитештерүчән эшли, тәүлегенә 300-350 гектарда көнбагыш чәчелә, – ди Рәсим Мөхәмәтдинов. 
Рәсемдә: (сулдан уңга) кукуруз чәчүдә эшләүче механизаторлар Басыйр Мансуров, Айрат Моратов, Флүн Гатин, Мөдәррис Каюмов, Марат Димиев. 

Әлфинур Ногманова. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: