Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оптимальләштерү - сакчыллык һәм уңайлылыкка бердәнбер дөрес юл

Республика күләмендә оптимальләштерү процессы бара. Аның җилләре Мөслим районына да килеп җитте. Бу елның август аеннан Сал.Мухан авылындагы "Тургай" балалар бакчасы да мәктәп белән бер түбә астында эшчәнлеген дәвам итә.

Бүген бакчага 15 сабый йөри. Уңайлы, якты бүлмәләр сабыйларны елмаеп каршы ала. Диварлардагы җылылык, идәндәге келәмнәрдән бөркелгән балачак төсләре, елмаеп кына сине каршы алучы һәм озатучы тәрбияче апалар, күңел җылысын салып әзерләнгән ризыклар бакчада өй мохитен тудыра. Биредә 1 яшьлек нәнидән алып 7 яшькә кадәр балалар йөри. Тематик мәсьәләләр чишү, кызыклы мультфильмнар карау, рәсем ясау, җыр-биюдән тыш, сабыйларда мөстәкыйль шөгыль, моторика-кул хәрәкәтләре үстерә торган уеннарга да өстенлек бирелә. Мәктәпнең актлар залы балалар өчен уен бүлмәсе, инглиз теле кабинеты уку бүдмәсе дип үзгәртелеп ясалган. Нәниләрнед йокы бүлмәсендә моңарчы башлангыч сыйныфлар белем алган булган. Шулай ук мәктәпнең каравылчы бүлмәсе, гардероб оптимальләштерү шартларында кер юу һәм бәдрәф бүлмәләре буларак хезмәт итә. Моңарчы аерым бинада көн күргән балалар бакчасының мәктәп белән бер түбә астында булуына тәрбиячеләрнең сөенече зурдан булды.

Әйе, әйтергә генә җиңел! Мөстәкыйль рәвештә аерым яшәгән ике баланы берләштерү зөур көч һәм хезмәт таләп иткәне бәхәссез. Бинаның бер өлешен балалар бакчасына бүлеп биргәч, балалар бакчасы өлешендә канализация системасы үзгәртелеп ремонтланган, кухня ясалган. Газ плитәсе, суыткыч һ.б. кирәк җиһазлар алынган. Идәнгә келәмнәр җәелеп, диварларга яңа обойлар ябыштырылган. Мәктәпткә килгәндә, аны өметле райондашыбыз - 1994-2001 нче елларда Сал. Мухан мәктәбендә директор булып эшләгән, хәзер исә Актаныш районының хакимият башлыгы Фаил Камаевның туганы - яшь белгеч Динар Мәгалимов җитәкли. Яңа уку елыннан гына директор вазыйфасына билгеләнүенә карамастан, Динар Низаметдинович эшне оештыра белүе, компетентлылыгы, зирәк акылы белән аерылып тора. "Укытучы һәм укучы үзара бик нык бәйләнгән һәм бу мөнәсәбшәт һәрвакыт үсештә булырга тиеш",- ди ул. Укучыларда лидерлык сыйфатларын булдыру, тормышның яңа таләпләренә туры килерлек шәхесләр тәрбияләү, конкурентлылыкка каршы тора алу сәләтен үстерү максатыннан Сал. Мухан 9еллык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сингапур методын да кулланып, аның структураларын кертә башлаганнар. Мәктәптә укучыларга белем бирүче 12 укытучы да әлеге система буенча дәресләр ала. Сал. Мухан мәктәбе моңарчы да үрнәзк булырлыклар рәтеннән төшмәде. Мәктәпне төрле елларда җитәкләгән Мирхаҗиан Хәйдәров, Әссәр Апукаев, Марс Тимергалиев, Миргарифан Ханнановлардан әлеге мәктәп йортында үзгә бер җылылык, гадилек сакланып калган. Биредәге укучылар теләп белем ала. Сабыйлар исә сагынып бакчага килә. Балаларга икенче әни ролен үтәгән укытучылар да, тәрбиячеләр дә оптимальләштерү процессын көтеп алган. киләчәктә мондый адымга Әмәкәй, Тойгельде, Усы, бакчалары да кушылыр дип көтелә. Бүген исә үрнәк булырлык Сал. Мухан балалар бакчасы мисалына олы Чакмак, Крәш. Шуран, Симәк, Баланлы, Михайловка, Тат. Бүләр, Шуганка, Октябрь бакчалары да кушылды. Бер түбә астында булганда- булган проблемалар куркытмый, диләр бит. Иң мөһиме - оптимальләштерүнең сакчыллык һәм уңайлылыкка дөрес һәм бердәнбер юл икәнен һәркем аңласын иде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оптимальләштерү - сакчыллык һәм уңайлылыкка бердәнбер дөрес юл

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев