Мөслим-информ

Олпат язучылар - Мөслимдә

Татар әдәбиятының әйдәүче язучылары, сәнгать әһелләре Мөслимдә еш кунак. Мөслим районында әдәбият һәм сәнгать көннәре 2015 елдан бирле оештырыла. Ләкин һәрберсе аның үзгә итеп үткәрелә.

Татар әдәбиятының әйдәүче язучылары, сәнгать әһелләре Мөслимдә еш кунак. Мөслим районында әдәбият һәм сәнгать көннәре 2015 елдан бирле оештырыла. Ләкин һәрберсе аның үзгә итеп үткәрелә. Быелгысы аеруча күңелле вакыйгаларга бай булды. 27-28 сентябрьдә җирлегебезгә күренекле язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре килде. Шунысы сөендерә: язучылар Мөслимебезгә яратып киләләр һәм үзләренең иҗат җимешләре, акыллы фикерләре, идеяләре белән халкыбызга рухи азык бирәләр. Мәртәбәле кунаклар арасында халык язучылары Марсель Галиев һәм Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Камил Кәримов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре – ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Эльмира Шәрифуллина, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Фәтхулла Абдуллин, Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Факил Сафин, балалар шагыйре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Лилия Садриева, күренекле сәясәтче һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова, журналист Рәшит Минһаҗ, язучы – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Минзифа Әхмәтшина, язучылар Роза Хәбибуллина, Марат Закиров бар иде. Беренче көнне язучылар Мөслимебезгә экскурсия ясадылар. Районыбызның истәлекле урыннары, яңа төзелешләр, мәгариф һәм мәдәият учреждениеләре белән таныштылар. “Агромастер” җитештерү компаниясе, балалар сәнгать мәктәбе, “Миләшкәй” балалар бакчасы, “Кояшлы Ык” ял паркында да булдылар. “Мизгел” яшьләр үзәгендә оештырылган түгәрәк өстәл артында фикер алышу аеруча кызыклы булды. Мәгариф ветераны Гөлфия Мөхәмәтгәрәева алып барган чара бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. “Бүгенге татар әдәбиятының йөзе, аның киләчәге. Тел һәм әхлак” исеме астында узган “түгәрәк өстәл”дә язучылар булган проблемаларны уртага салып сөйләште, кызып-кызып бәхәсләште.

– Яшь язучыларыбыз юк дәрәҗәсендә. Яшьләр китап укымый, сәнгать, әдәбият белән кызыксынмый. Бүгенге язучылар урынына кем килер? Менә шулар хакында уйларга кирәк безгә. Моның өчен, бәлки, мәктәпләрдә түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре белән ныклап шөгыльләнү кирәктер. Ләкин мәҗбүр итеп кенә язып та, шигырьләр иҗат итеп тә булмыйдыр. Матур әдәбиятны яраткан буын тәрбияләргә кирәк безгә, – диде үз чыгышында район башлыгы Рамил Муллин.

Шул ук көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган халык белән очрашуда әдипләр үз чыгышлары аша татар әдәбиятының һәм сәнгатенең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер йөрттеләр. Мондый очрашуларның эзсез калмаячагын искәрттеләр.

– Ел саен язучылар белән очрашу инде матур традициягә әверелде. Бу бит гади генә очрашу түгел, укучыларны, халыкны татар әдәбияты белән таныштыру да, аны халкыбыз арасында пропагандалауның бер ысулы да булып тора. Зур дәрәҗәләргә ирешкән, халык яратуына лаек булган бөек язучыларны үз күзләрең белән күрү, алар белән әңгәмә кору да күңелгә онытылмас мизгел булып кереп кала. Кемдер шушы гади генә очрашудан кулына каләм алырга, киләчәктә язучы, шагыйрь булырга мөмкин. Бүген биредә җыелган һәркем татар әдәбияты, татар сәнгате өчен борчылып, милли мәдәниятебезне саклап калу өчен көчен кызганмый халкыбызга хезмәт итә, – диде ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Икенче көнне язучылар районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә, аграр көллияттә укучылар, педагогик коллективлар белән очрашты. Бу көннең иң тантаналы мизгелләре Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның йортына истәлек тактасы кую булгандыр. Бер караганда мөслимлеләр үзләренең ни дәрәҗәдә бәхетле икәннәрен тоймый да торгандыр. Арабызды халык язучысы яшәве, аның белән аралаша алуыбыз үзе бәхет бит! Бу исемне йөрткән Фоат Садриев дәрәҗәле исем алгач та, гадилеген дә, ихласлылыгын да югалтмады.

– Иҗат кешесе авыррак була, диләр. Чөнки аның кәефе, рухи халәте һава торышы кебек – әле генә болыт каплагандай, әле генә чалт кояшлы аяз көн. Һәрбер әсәрне бала тудырган кебек тудырасың дисәм дә, хата булмас. Иҗатымда терәк булган, мине бала карагандай тәрбияләгән тормыш иптәшем Сәйденурга, мине яраткан һәм хөрмәт иткән халкыма мең тапкыр рәхмәтлемен, – диде Фоат Садриев. 

Халык язучысына бу көнне бик күп җылы теләкләр әйтелде. Күренекле язучылар, сәнгать әһелләре чиратлашып якташыбыз янында истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан бер төркем язучылар шагыйрь Зөлфәтнең туган йортына истәлек тактасы кую чарасында катнашты. Яңа Сәет авылында узган бу чарада Зөлфәтнең тормыш иптәше Фирая ханым, кызы Кадрия, бертуганнары Нәзилә Шириязданова һәм .... шагыйрьнең истәлекләре белән дә уртаклашты.

Татар әдәбияты һәм сәнгате күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып балкучы якташларыбыз Наил Әюповның, Харрас Әюповның безнең арадан китүләренә дә 10 ел узды. Әгәр исән булса, Флүс Латыйфига быел 75 яшь тулган булыр иде. Район мәдәният йортында узган чарада да алар сагынып искә алынды, якташларыбыз истәлегенә каберләренә чәчәкләр салынды.

Мондый җылы, күңел кылларын тибрәндереп, безне рухи яктан баета торган очрашуларыбыз соңгысы булмасын иде. Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов язганча,

Матурлыкны күреп була, матурлыкны тоеп була.

Матурлыкка мәңгелеккә матур һәйкәл куеп була.

Матурлыкны күңел күзләре белән тойганнар әлеге очрашулардан илһам, энергия, ел дәвамына җитәрлек күңел көрлеге алды.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: