Мөслим-информ

Өлкәннәрне кайгыртып

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район поликлиникасының ашыгыч ярдәм фельдшеры һәм участок терапевтлары график нигезендә авылларга чыга.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район поликлиникасының ашыгыч ярдәм фельдшеры һәм участок терапевтлары график нигезендә авылларга чыга. Алар, өйләргә йөреп, өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшерә, урын өстендә ятучы авыруларга медицина ярдәме күрсәтә. Бу көннәрдә район мәдәният йорты үзешчәннәре дә авылларга “десант төшерә”. Алар урыннарда узучы өлкәннәрне хөрмәтләү чараларында концерт программасы күрсәтә. Шул рәвешле үзешчәннәр көн саен 3-4әр авылда чыгыш ясый. Мөслимдәге кинотеатрда 14.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә өлкәннәр өчен бушлай кинофильмнар күрсәтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: