Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрне кайгырту безнең бурыч

Сишәмбе көнне район ветераннар оешмасының отчет- сайлау rонференциясе узды. Аның эшендә район баш лыгы Рамил Муллин, ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, халыкка социаль хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре, Мөслим халкы катнашты.

- Ветераннар оешмасы 30 ел эшләү дәверендә өлкәннәрнең хокукларын яклау, ялларын оештыру, яшьләргә тәрбия бирү юнәлешендә зур эшләр башкаручы җәмәгать оешмасы булуын исбат итеп килә. Матур традициягә әйләнеп баручы түгәрәк өстәлләр үткәрү, буыннар очрашулары һәм башка шундый чараларда без үзебезне борчыган сорауларга җавап эзлибез, киңәш-тәкъдимнәребезне җиткерәбез, - диде үз чыгышында район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов. 
Ул проблемаларга да тукталып үтте. Заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланган район хастаханәсе, поликлиникада кайбер табибларның (бигрәк тә яшьләрнең) игъти барсызлыгы, дорфалыгы, ташламалы дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуы ту¬рында хәбәрләр ишетелүен дә әйтте. Сәламәтлек саклау системасында өлкәннәрне бор-чыган тагын бер мәсьәлә кабыргасы белән куел¬ды. Ул - даруханәләрдәге препаратларның бәясендә зур аерма булу. 
- Район үзәгендәге җиде даруханәдә бер үк препаратка җиде төрле хак куелуы, әлбәттә, аптырашта калдыра. Янәшә генә урнашкан даруханәләрдә дә бәяләре кай-чак 2-2,5 тапкыр аерма белән сатыла! Авыру кешенең дару бәясен уйларга мөмкинлеге дә, вакыты да юк. Эшмәкәрләр ча-маны югалтмасын иде! - диде Илгиз Низамов. 
Кешенең сәламәтлеге, бе-ренче чиратта, үзеннән тора. Актив тормыш рәвеше алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә өлкәннәребез дә битараф түгел. Урамнарда хәзер кулларына чаңгы таягы тоткан төркемнәрне еш очра-табыз. Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче сәламәтлек клубларының да ишекләре ябылып тормый. Шахмат-шашка клублары, Ык буенда чаңгы юлы, спорт заллары өлкәннәргә хезмәт итәр иде дә бит! Алар- да шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр генә аз. Безнең халык башта хәлдән тайганчы эшли, аннары хастаханә юлын таптый башлый. 
Гадәттә, дәваланырга салынучы өлкәннәр саны бәрәңге утыртканнан соң яки алганнан соң арта. 
- Сәламәтлек - иң зур байлык. Әби-бабайларны, апа- абыйларны кайгырту безнең бурыч. Юкка гына быел Мөслимдә Рухи-әхлакый үсеш елы игълан ителмәде. Әйләнә- тирәдәгеләргә игътибарлы булыйк! Илдә, җәмгыятьтә тотрыклылык барлыкка килде. Районыбыз 40тан артык республика программасында катнаша. Яшәгән җиребез матур, чиста, төзек. Күмәк көч белән булдырылган матурлыкны саклыйсы гына кала. Актив тормыш позициясе алып барган мөслимлеләрнең җирлегебез үсешендә өлеше бәяләп бетер-гесез, - диде район башлыгы Рамил Муллин. 
Конференциядә катнашучылар районның рухи-әхлакый үсеш программасының “Кайгырту” юнәлеше белән дә танышты. Әлеге юнәлештә социаль яклауга мохтаҗлар белән эш планы төзелгән. Ярдәмне адреслы итү, конкретлаш¬тыру максатында һәр ялгыз яшәүченең социаль портретын булдыру кирәклеге дә ассызыкланды. 
Конференциядә Россиянең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шәфыйков, Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев, 
Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов чыгышлары тыңланды. 
- Мәктәпләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә аерым басым ясыйсы иде. Егетләрне хәрби хезмәткә ча-кыру комиссиясе эшендә катнашканда шуңа игътибар иттем: егетләребез 
җыйнаксызрак әле. Аларны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү дә, чыныктыру, үҗәтлеккә өйрәтү дә физик тәрбия укыту чыларыннан тора. Өлкәннәргә хөрмәт дигән төшенчә бар! Балаларыбызны тәрбияләргә соңга калмыйк, - диде Рәшит Шәфыйков. 
Республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков җирлегебездә өлкәннәр белән алып барылучы эшне уңай бәяләде. Шулай да Бөек Ватан сугышы фотохроникасын тагын да баету кирәклегенә басым ясады. 
- Ил азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбыздан ядкәр булып калган фотосурәтләрне саклау, тыл ветераннарына аеруча зур хөрмәт күрсәтү, хәлләрен белү, ярдәм итү мөһимлеген һәркем белергә тиеш. Сугыш чоры аналарына һәйкәл куйдырыр идем! - диде Хәбир Иштирәков. 
Конференция күңелле но-таларда тәмамланды. Ветераннар хәрәкәтендә ак¬тив катнашканы, яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдәге тынгысыз эшчәнлеге өчен Михайловка, Түбән Табын, Тойгелде авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре Гөлҗиһан Латыйпова, Расыйх Әхтәмов, Равил Минһаҗев (рәсемдә) ТР ветераннар со¬веты президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнановка - рай¬он башлыгының, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашка¬ны өчен Әлфия Измайловага район ветераннар советының Мактау грамоталары тапшырылды. Хезмәт ветераннары Фирдәвес Гомәров, Зәкиҗан Исламов һәм халык язучысы Фоат Садриев район ветераннар советының Рәхмәт хатына лаек булды. Эшче-крестьян кызыл армиясенең һәм эшче- крестьян кызыл флотының 100 еллыгы уңаеннан военруклар Мөнир Арсланов, Альберт Иванов, Альберт Исанбаев, Флүр Габидуллинга юбилей медальләре тапшырылды. 

Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X