Мөслим-информ

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында

Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары дәвам итә.

3 октябрьдә Крәш. Шуран авыл җирлегенә керүче Тат. Шуран, Приют Шуран авылларында яшәүче өлкәннәр Крәш. Шуран мәдәният йортына җыелды. Өлкәннәр, котлаулар кабул иткәннән соң, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карады. Өлкәннәр үзләре дә җырлап-биеп күңел ачты. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Мондый очрашулар шушы көннәрдә Каенсаз һәм Ташъелга авылларында да үтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: