Мөслим-информ

Ольгино авылы нинди сер саклый?

Ольгино авылына нигез салынганга 300 елдан артык вакыт үткән. Беренче мәлләрдә авыл “Иштирәк заводы” дип йөртелгән. Авылдан ерак түгел урында бакыр рудасы чыгарганнар һәм аны эреткәннәр. Әлеге шахталар бүгенге көнгәчә сакланган. Ләкин шахта авызлары куе үлән, ташлар белән томаланган. Эшкәрткәннән калган чимал авыл юлларына салынган.

Игътибар иткәнегез бардыр, Метрәй һәм Ольгино авыллары юлларында кара ташлар ялтырап ята. Шул шахтадан чыгарылган шлак авыл юллары өчен менә дигән нигез булган. Бакыр заводыннан тыш, “Иштирәк заводы” исемен йөрткән авылда шәраб, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә), фарфор заводлары да эшләгән.

– Әби-бабаларыбыздан ишетеп белүебезчә, Иштирәк кенәзенең нәсел дәвамчылары барлык биләмәләрне Манвелов фамилияле кенәзгә сата. Бу кенәз алпавыт хатыны Наталья Хвощинскаяга өйләнә. Наташаның беренче ире бик азартлы уенчы булган, дип сөйли иде өлкәннәр, – ди Ольгино авылында гомер итүче Александр Топоров. 
Авылга Ольгино исеме бирелүнең дә үз тарихы бар. Авылда гомер иткәндә Хвощинскаяның көтеп алган кызы туа. Аңа Ольга дип исем кушалар. Иштирәк заводы авылы да, шул көннән башлап, “Ольгино” исемен йөртә башлый. Кызы хөрмәтенә авылның исеме генә үзгәреп калмый, җирлекнең нәкъ уртасына чиркәү дә салына.
– Әнием сөйләгәннәрдән шуны беләм: кенәз хатыны Хвощинская бик мул тормышта яшәгән. Ике хезмәтче хатын тоткан. Шуның берсе минем әнием Анна булган. Әнием аның аксыл төстәге озын бөдрә толымнарын тарап, үреп куя идем, дип сөйли иде. Мунча да керткән, карап, тәрбияләп торган. Еш кына аның әнигә: “Ярый әле син бар, Анна, синнән башка нишләр идем мин!” – дип әйткәнен әтием дә ишеткән. Әтием кенәзләрдә йорт, бакча өчен җаваплы булган. Атка утыртып Наталья ханымны чиркәүгә алып бару, калган йомышларны үтәү дә әтиемә йөкләнгән. Кенәз хатыны әниемә бик күп мәртәбәләр кыйммәтле бүләкләр биргән. Андый чибәр, ак йөзле ханымнарны минем башка очратканым булмады, дип сөйли иде әнием, – дип, хәтерен яңартты 100 яшькә баручы Ольга Соловьева. 
Кер юу бинасы, ипи пешерү заводына кадәр булган авылның даны тирә-якка тарала. Хвощинская Иштирәк заводы белән идарә иткән чорда монда бик күпләп бакыр табыла. Хәтта Кукмара алпавытларыннан крепостной ир-атлар сатып алынып, алар да эшкә җигелә. Ул чорларда кеше бәясе берни тормагандыр инде, күрәсең! Бер кешене бер эткә алмаштырып ала торган булганнар. Хвощинскаяның җир биләмәләре шулкадәр күп була, ул аларны гади халыкка арендага да биреп тора. Ләкин участокларның иң начарын гына сайлап биргәнлектән, бу җирләр артык уңыш китергәндер, дип әйтеп булмый. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән крестьяннарга акчаны Хвощинская үзе түли торган була. Ләкин аның кешегә озаклап үч саклау гадәте булган. Кенәз хатыны халык телендә “Поганый китап” дип йөртелгән шәхси дәфтәренә ачуын китергән кешеләрне исемләп язып барган, диләр. Бу исемлеккә эләккәннәр утын да, җир дә ала алмаганнар. 
Ольгинода  бүген 38 хуҗалыкта 55 кеше яши. Бүгенге көндә Ольгино авылын белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Җәй көне биредә “пик” сезоны күзәтелә. Сәбәбе дә гади – шарлавык суы дәвалау үзлегенә ия дип, бирегә дәваланырга киләләр. Мөслимнең үзеннән генә түгел, Әлмәт, Азнакай, хәтта Казан шәһәрләреннән үк кайтып, дәва алдым, дип сөйлиләр. Бакыр шахтасында чишмә булуы, аның җир астыннан бәреп, шарлавыктагы суга кушылуы бәхәссез, анысы.
– Базары, бакыр базлары белән дан тоткан авыл бүген бик картайган инде. Ләкин авыл сукмагына яше дә, карты да тузан кундырмый дисәм, ялган булмас. Игътибар итеп йөрим: Ольгино шарлавыгына кеше елдан-ел күбрәк килә. Көчле басым белән агучы су астында торып, нокталы гидромассаж алабыз, арка, муен авыртуларыннан арынабыз, дип сөйләгәннәрен дә ишеткәнем булды. Шарлавыкның тирә-юнен чиста итеп тә тотарга өйрәнсен иде халык. Киләчәктә, аның тирәсен койма белән әйләндереп алып, кечкенә ял йортлары ясарга дигән планнар бар. Үзенчәлекле тарихы булган, берничә заводы белән дан тоткан авылның шушындый матур урынын сакламау гөнаһ булыр иде, – ди Рунар Сәхбетдинов. 
Суына бакыр кушылган Ольгино шарлавыгы менә нинди сер саклый булып чыкты. Ташландык шахта урынына барып, аның плитәләре астыннан кысыла-кысыла кереп тикшерүчеләр аз булмаган. Аның авызының әкренләп томалана баруы да юкка түгелдер. Хвощинскаядан соң шахтада әллә нинди көтелмәгән хәлләр була. Чүмеч яисә кәйлә югала дип сөйләнгән шунда эшләүчеләр. Бакыр рудасын шахтаның эченә җигүле атлар белән кереп алып чыга торган булганнар. Бакыр Мәскәүгә, Санкт-Петербург шәһәрләренә озатылган. 
– Бакырны иң элек үзебезнең авылда чистартып, икенче кат чистартырга Мөслимгә алып баралар иде. Шахта эчендә чишмә агып ята. Файдалы үзлекләре булган әлеге су, Ольгино буасына төшеп, шарлавыктан агадыр дим. Хвощинская идарә иткән чорда авыл урманыннан Горбуновка авылына кадәр җирләр аныкы дип исәпләнде. Буеннан буена сузылган шахта биләмәсе өстен бүген инде куе урман каплаган, – ди Ольга Соловьева. 
Революциядән соң кенәз хатыны Натальяга да кулак исеме тагыла. Ир-атлар, бөтен булган икмәкне яндырып, ике катлы тегермәнгә ут төртәләр, ашлык сугу сарае, янып, көлгә әйләнә. Кенәз хатыны Франциягә китә. Шуннан соң аның бер хәбәре дә булмый. Авыл халкының бер өлеше аны сагынып, икенче өлеше әнә шулай бер нәрсәсез авылдан чыгып китүен сөенеп искә ала. “Бөтен кешегә ярап бетеп булмый” дип яшәгән Наталья Хвощинская үзе артыннан бик күп сер калдырган...

Тарихи фактлар О. Соловьева сүзләренә нигезләнеп бирелде.
Лилия Шәймиева. 
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: