Мөслим-информ

Октябрь авылында 30 нчы елларда ук электр энергиясеннән файдаланганнар

Октябрь (элеккеге Теләнче) авылында без яшәгән өйдә һәм тагын берничә йортта стеналарда һәм түшәмдә тезелеп киткән төймәләр бар иде. Зурларның сөйләве буенча һәм үсә төшкәч, күп нәрсә аңлашылды. Теләнче авылында утызынчы елларда ук электр кертелгән булган икән.

Балачакта – илленче еллар – бер вакыйга хәтергә уелып калган. Октябрь (элеккеге Теләнче) авылында без яшәгән өйдә һәм тагын берничә йортта стеналарда һәм түшәмдә тезелеп киткән төймәләр бар иде. Сүз дә юк, алар инде бала-чаганың игътибарын җәлеп итмичә кала алмый һәм күпсанлы сораулар да туа: нәрсәләр соң бу төймәләр, алар нигә кирәк һәм башкалар... Зурларның сөйләве буенча һәм үсә төшкәч, күп нәрсә аңлашылды. Теләнче авылында утызынчы елларда ук, әле тирә-юньдә бу турыда уйланмаган да чорда, электр кертелгән булган икән. Шул елларда колхоз рәисе булган егермебишмеңче Мөхетдинов Сәет Фәхригалләм улының зур тырышлыгы белән булдырылган, колхоз төзелешенең башлангычында ук авыл халкы электрдан файдаланган. Сүз дә юк, мондый яңалыкавыл халкының колхозга, киләчәккә ышанычын ныгытуда зур роль уйнагандыр.

1930 елда районга килгән егермебишмеңче Сәет Мөхетдинов – Мөслим урта мәктәбендә укытучы, директор урынбасары булып эшләгән Сәгыйдә Сәетовнаның әтисе. Сәгыйдә Мөхетдинова белән миңа да бер мәктәптә эшләргә туры килде һәм шул сәбәпле, Сәет аганың фоторәсемнәре, истәлек язмалары белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Эзләнә торгач, безнең гаилә архивында да ул чорның фотолары, тарихи материаллары табылды. Сәет аганың кияве – Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур абыйда бик күп материаллар, фотолар бүгенге көнгә кадәр сакланган, аңа зур рәхмәт.

Сәет ага үз истәлекләрендә болай дип яза:

– 1930 елны партия чакыруы белән без, егерме биш меңнән артык алдынгы эшче, крестьяннарга ярдәм итү өчен, авылга җибәрелдек. Мин Мәскәү заводында эшли идем. Безне, бер айлык курсларда укытып, авылдагы эшләр белән таныштырдылар. Авылга китәр алдыннан Зур театрда тантаналы җыелыш булды. Җыелышта “Коллективлашу ул икенче революциягә тиң, анда кан коюлар да, корбаннар да булыр, без, коммунистлар, бу авырлыкларны җиңәргә тиешбез, диделәр”. Без зур өметләр белән авылларга юнәлдек.

80 эшчене ТАССРга җибәрәләр. Сәет аганы Чаллы кантоны карары белән Ташлыяр авылына колхоз рәисе итеп тәкъдим итәләр. Ташлыярда коллективлаштыру 1929 елда башланган була. Ләкин кулаклар бик нык каршы торалар, Сәет аганың үзенә дә өч тапкыр һөҗүм итәләр. Соңгысында крестьяннар үзләренең колхозга керү турындагы гаризаларын кире бирүне таләп итә, җыелыш рәисен берәү дә тыңламый, утны сүндереп, аны үтерүне таләп итә башлыйлар. Урта хәлле крестьян Идиятулла Галимов һәм берничә кеше генә аны яклап чыга. Идиятулланың авыл халкына сүзе үтә торган була, кызган халыкны ул гына тынычландыра ала, һәм җыелыш волостька хәлне аңлату өчен делегат җибәрергә дигән карар кабул итә. Делегат итеп ГабделхакМусин (Госман Мусинның әтисе) сайлана.

Шундый кискен шартларда, ниһаять, колхозтөзелә. Ташлыярда 40 хуҗалык “Марс” колхозына берләшә. Сәет ага искә алганча, беренче көннәрдә атларны, каралты-кураларны, икмәк складларын колхоз активистларына сакларга туры килә. Колхоз рәисе итеп Сәет Мөхетдинов сайлана, авыл Советы рәисе ГайнетдинСөләйманов, партячейка секретаре ГомәрФәтхуллин була. Колхозда хезмәткә натуралата түләнә, башта – гаилә членнарына карап, аннары хезмәт көне буенча бүленә. Сәет ага Ташлыярда мөслимлеләргә билгеле хөрмәтле кеше Равил Шәймәрдановның әтисе Шамил абыйларда яши. Кызы Сәгыйдә һәм хатыны Мәскәүдә яшәп калалар.

“Марс” колхозы Сәет Мөхетдинов җитәкчелегендә әкренләп аякка баса. Икмәк үстерү, яшелчәчелек һәм башка тармакларда эшләр уңышлы гына бара. 1930 елда Сәет аганы Ташлыярдан Теләнче авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Теләнчедә кулаклар колхоз төзелешенә кискен каршы чыгалар. Хәтта колхоз җитәкчесен үтерүгә кадәр барып җитәләр. Төнлә белән авылның Түбән урамындагы лапаска ут төртәләр һәм Рәхмәтулланың өе янына килеп “пожар” дип кычкыралар. Рәхмәтулла авылны янгыннан коткару өчен чыгып йөгерә, авыл уртасындагы күпер аша чыкканда, кулаклар, саклап торып, башына тимер белән сугып үтерәләр.Теләнче авылында сыйнфый каршылыкның көчле булуын һәм бу өлкәдә Сәет аганың инде тәҗрибәсе барлыгын искә алып, аны яхшы гына эшләгән “Марс” колхозыннан яңа урынга күчерәләр. Сәет ага, Теләнчедә эшли башлаган көннәрен искә алып, болай ди:

– Теләнчедә кулакларның коллективлаштыруга каршылыгы нык көчле булып,колхозга кермәүчеләр дә шактый иде. Хәтта колхозга берләштерелгән атларга зыян салулар да булды.

Теләнчегә Сәет ага кызы һәм хатыны белән күчеп килә һәм авыр, йокысыз төннәр, алны-ялны белмичә колхозны аякка бастыру өчен көрәш башлана. Ул җитәкләгән колхозга, Рәхмәтулланың үзен аямаган тырыш хезмәте өчен, аның истәлегенә “Рәхмәтулла” исемен бирәләр. Һәм колхоз шактый еллар бу исемне йөртә.

Тынгысыз хезмәт белән беррәттән егермебишмеңчеләр турында гайбәтләр, янау-куркытулар дәвам итә, тик болар үз эшенә бирелгән Сәет аганы куркытмый, киресенчә, чыныктыра гына бара. Акрынлап колхоз аякка баса, беренче уңышлар күренә башлый. Төп эшне башкаручы буларак – атчылык аякка бастырыла, сугарулы яшелчә бакчасы барлыкка килә, тегермәннәр корыла, авыл урамнарына тәртип кертелә. Уңышларның нигезендә хезмәт дисциплинасы ята. Колхоз рәисе киртә белән әйләндереп алынган колхоз биләмәләре капка төбенә иртәнге сәгать 5тә үзе килеп баса торган була. Әнинең туганы Факия апа болй дип искә төшергән иде: “Соңга калган очракта, әле караңгы булудан файдаланып, без икенче яктан, киртә астыннан шуышып эшкә керә идек. Көннәрдән бер көнне, Сәет абзый соңга калган хатынын да куып кайтарып җибәргән. Ә хезмәт көнең тулмау зур җинаять иде...” Бу сүзләрне әниебез дә хуплап: “Урак өстендә иртән соңга калмас өчен чабаталарны кичтән үк киеп йоклый идек”, дигәне исемдә.

Тырышлыгы бушка китми, тиздән “Рәхмәтулла” колхозы алдынгылар рәтенә баса, финанс йөкләмәләрен, икмәк һәм башка продуктлар тапшыруның дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә ирешә.

Ул гына да түгел, колхозчыларның да тормышы әкренләп яхшыра. Сүземнең башы электр куллану иде бит. Сәет ага ниндидер юллар белән динамомашина юнәтүгә ирешә, аны колхозга алып кайтып коралар, ул утын ягып эшли торган кечкенә электр станциясе була. Чыбыклар сузылып, миңа таныш булган роликлар куеп, колхоз членнарының гына өйләренә электр кертелә. Моннан тыш ындыр табагында ашлык сугу агрегатын (сложная молотилка) да электр белән эшләтә башлыйлар. Бервакыт күңелсез хәл дә килеп чыга, электрдан ут чыгып, ындыр табагы яна башлый. Шунда янау сүзләре дә ишетелә: “Ул гына гаепле, юри ут чыгарып, безне ач калдырмакчы була, утка ташлыйк үзен!” Колхоз активистлары гына аны яклап калалар.

Икенче зур төзелеш, шундый кыен чорда да, агачтан бик зур итеп, клуб төзелә. Авыл халкына культура хезмәте күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачыла. Мәктәп, китапханәләр авыл халкы, балалар өчен уңайлы биналарга күчерелә.Клубны ачу тантанасы да авылда яшәүчеләрнең күпчелеге катнашында уздырыла. Клуб янында җыелган халык бергә фотога төшә, уртада Сәет ага кулында Төп Закон – Конституция. Әгәр фотодагы халыкның өс киемнәренә, шат йөзләренә игътибар итсәгез, халыкның начар яшәмәгәнлеген күреп була.

Мөхетдинов Сәет Фәхригалләм улы “Рәхмәтулла” колхозыннан соң, “Овцевод” совхозы җитәкчесе, Райзо җитәкчесе булып эшли. Яла ягучылар аркасында Райзода эшләгәндә 1943 елда кулга алына, Зөя утравы төрмәсендә сугыш беткәнче утыра.

Сугыштан соңгы елларда Вәрәшбаш авылында 18 ел буе “Электро” колхозын җитәкли, монда да ул электрның әһәмиятен дөрес аңлый. Сәет ага кайда гына эшләсә дә, үзен чын лидер, ил өчен бирелгән, халыкны хөрмәт иткән, таләпчән, ләкин дөреслеккә баручы җитәкче булды. Кайда гына эшләсә дә, халык аны яратты, хөрмәт итте.

Ә инде хәзерге Октябрь авылында электрлаштыру бары тик 1964 елда гына насыйп булды, шул вакытларда авылларны дәүләт электр челтәренә ялгау рөхсәт ителде. Без, Октябрь авылы балалары, Күбәк урта мәктәбендә укый идек, кайбер көнне Карамалы, Күбәк укучылары “кичә ут булмады”, дип дәрескә дә әзерләнмичә киләләр иде. Ә Октябрьда көн саен ут юк. Тормышның әнә шундый ягы да була.

Хәзер, аллага шөкер, авылларыбыз якты, юлларыбыз такыр, күбебез машиналарда җилдерә, Мөслимебез көннән-көн матурлана, яшәешебез яхшыра. Булганнарга шөкер итеп, үткәннәрне онытмыйча, киләчәгебезгә сөенеп яшәргә насыйп булсын, райондашлар.

Моряк Йосыпов, район Иҗтимагый совет рәисе,

Татарстанның атказанган укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: