Мөслим-информ

Октябрь авылы янында машина юл читенә төшеп ауган

Мондый аварияләр саны кимеми, ел башыннан шундый 11 очрак теркәлгән иде.

16 сентябрь көнне Октябрь авылы янында Калина машинасы юл читенә төшеп ауган. “Тизлекне дөрес сайламау нәтиҗәсендә җиңел машина хуҗасы кюветка төшеп утырган. Мондый аварияләр саны кимеми, ел башыннан шундый 11 очрак теркәлгән иде. Аларның барысында да шоферлар зур тизлектә машиналарын куганнар. Юллар игътибарсызлыкны, ашыгуны гафу итми. Кискен борылышларда, ремонт эшләре барган юлларда тизлекне арттырмасагыз иде”, – ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: