Мөслим-информ

Нәниләр театр куя

19 октябрь көнне балалар театр коллективлары конкурсы кысаларында, Баланлы, Метрәй, Тойгелде һәм Ташлыяр авыллары мәдәният йортларының балалар театр коллективлары үз чыгышларын күрсәткәннәр.

Тамашачылар хозурына Баланлы авылы мәдәният йорты балалар театр коллективы - Рафис Корбанның "Куркуын җиңгән куян", Метрәй - Абдулла Алишның "Тәгәри китте йомгагым", Тойгелде - Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Баллы җәй" һәм Ташлияр - Рафис Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" әкиятләрен тәкъдим иткәннәр. Жюри балаларның чыгышларын югары бәяләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: