Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нәни Мисс - 2015" конкурсына йомгак ясалды

"Карлыгач" балалар бакчасында 25,26 ноябрь көннәрендә "Нәни Мисс - 2015" конкурсы уздырылды. Районкүләм ярышта 5-6 яшьлек кызлар катнашты. Беренче көнне 12 авылдан 13 мисс килеп көч сынаштылар. Чара дефиле белән башланып китте. Кызлар үзләрен "Визит карточкасы", "Талант", "Мульти-пульти", " Кул эшләре", "Оригиналь костюм" номинацияләрендә әзерлекле килгәннәрен дәлилләделәр. Мәгариф идарәсе методистларыннан...

"Карлыгач" балалар бакчасында 25,26 ноябрь көннәрендә "Нәни Мисс - 2015" конкурсы уздырылды. Районкүләм ярышта 5-6 яшьлек кызлар катнашты. Беренче көнне 12 авылдан 13 мисс килеп көч сынаштылар. Чара дефиле белән башланып китте. Кызлар үзләрен "Визит карточкасы", "Талант", "Мульти-пульти", " Кул эшләре", "Оригиналь костюм" номинацияләрендә әзерлекле килгәннәрен дәлилләделәр. Мәгариф идарәсе методистларыннан торган жюри составы түбәндәге нәтиҗә ясады: 1 урынга Баланны авылыннан Язилә Хәсәнова лаек булды. 2 урында Октябрьдан Рузилә Шәяхмәтова, 3 урынга Тат.Бүләрдән Алинә Фазлыева чыкты.

Икенче көнне ярыш Мөслим үзәгендәге биш балалар бакчасыннан килгән 11 кыз арасында дәвам итте. Барлык этапны да үтеп чыкканнан соң, җиңүчеләр билгеле булды. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче, Айназ Мөхәммәтова 1урынны яулады. 2 урынны Мәрьям Мадъярова ("Күбәләк") һәм Айгөл Шәймөхәммәтова ("Миләшкәй") бүлештеләр, 3 урында "Карлыгач" тан Зилә Садриева, һәм "Миләшкәй"дән Мәдинә Латыйпова. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга үз номинацияләрендә мәгариф идарәсенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр "Карлыгач" балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев