Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никах укыту тәртибе 

Коръән Кәримдә вә шәригать кануннарында ир белән хатын арасындагы бурычларның, мөнәсәбәтләрнең асыл нигезе булып никах тора. Никах-ул мөселман булган егет вә кызның бер-берләренә мәхәббәт илән килешү нигезендә өйләнешү йоласы. 

Пәйгамбәребез Мәхәммәд: «Никах минем сөннәтемдер. Сөн¬нәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел»,-дигән. Никах¬лашу өчен егет вә кызның рухи тигезлеге һәм үзара ризалыгы шарт булса, өйләнешкәч, моңа янә гаилә алдында җаваплылык һәм бала тәрбияләүгә бәйләнешле әхлакый һәм матди бурычлар килеп ялгана. Ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә һәм инсафлы балалар тәрбияләп үстерергә тиешлеге шәригать хокукла¬ры белән яклана. 
Никахта кимендә биш кеше катнашырга тиеш. Ул биш кеше болардан гыйбарәт: беренчесе -никаххотбәсен укучы, икенчесе -кызның якын карендәше, ышанычлы кешесе («опекун»), өченче һәм дүртенчесе-ике шаһит, бишенчесе-кияү егетенең өлкән туганы яки атасы. Шаһитларның ике балигъ булган ир затыннан һәм мөселман булулары шарт. Алда әйтелгәнчә, соңгы дәверләрдә никах укыганда кияү һәм кәләшнең башка якын туган-тумачасы катнашу да гадәти төс алды. 
Никах укыр алдыннан башта мәһәр мәсьәләсе кузгатыла. Элек ул күбесенчә егет ягыннан кыз өчен аның атасына-гаиләсенә түләнә торган калым, ягъни акча-мал рәвешендә булган һәм, әйтергә кирәк, Үзбәкстан, Төрекмөнстан, Әзербайҗанда бу йола хәзер дә өлешчә дәвам итә. Безнең якларда исә, бигрәк тә соңгы дәверләрдә, никахлашуга бәйләнешле мәһәр үзенең асыл мәгънәсендә кулланыла һәм, ата йортына түләнә торган калымнан аерылмалы буларак, турыдан-туры кызның үзенә тәгаенләнгән һәм аның үзенә бирелә торган бүләк итеп карала. Егет тарафыннан тапшырылучы бу бүләк, яки, шәригатьчә әйтсәк, Аллаһ тарафын¬нан билгеләнгән хак акчалата да, шулай ук әйберләтә дә була ала: мәсәлән, көнкүреш кирәк-ярагы, кухня җиһазлары, кыйммәтле өс киеме. Ләкин күбрәк гомергә кадерле истәлек булып сакланырлык алтын әйбер бүләк ителә: кашлы йөзек, беләзек, муенса һ.б. 
Хотбә укырга керешкәнче, хәзрәт нәкъ менә егет кешенең кәләшенә мәһәргә нәрсә бирүе турында сорый да инде. Мәһәр, һичшиксез, кәләшне канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Шуңа күрә дә, хәзрәт кушуы буенча, егет: «Мин сиңа мәһәр итеп фәлән әйбер тәкъдим итәм. Син риза булып аласыңмы?»-дигәннән соң, кыз¬ның җавабы да уңай булырга тиеш: 
- Мин мәһәреңне (мәһәр бүләгеңне) риза булып алам. 
Шуннан соң кыздан: "Син фәлән кызы фәлән, фәлән улы фәләнгә хәләл җефетлеккә риза булып барасыңмы?" - дип, егеттән: "Син фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәләнне җефетлеккә кабул итеп аласыңмы?"-дип соралыр. 
Аннары ошбу дога укылыр: Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим. Никах хотбәсе исә Алланы мактаудан башлана. Башлам өлешенең мәгънәсе: замана вә дәверләрне алмаштырып торучы, айларны тәкъдир кылучы, эшләрне җиңел кылучы Аллаһуга мактау вә Шөкер-ләребез булсын. Аплаһы ул шундыйдыр: Муса гапәйһиссәлам аның белән Тур тавында мөнәҗәт кылышты һәм ул, Аплаһы , Тәүрат, Инҗил, Забур һәм Коръәнне иңдерде һәм, мәһәр вә шаһитлар будцы- ру тәртибе белән бәйләп, никахны хәләл кыдцы. Аллаһы Тәгалә Нур сүрәсендә әйтте: «Сез үз арагыздан никахта булмаганнарны һәм хатын-кызларыгызны никахпандырыгыз! Әгәр алар фәкыйрь булса, Аллаһ аларны үз фазылы белән баетыр». Аллаһының кушканын үтәү йөзеннән пәйгамбәребездән хәбәр булды: «Никах минем сөннәтемдер. Өйләнешегез, балалар тудырыгыз, ишәегез. Мин кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән башка өммәтләр алдында мактанырмын». 
Никах укыганда өч мәртәбә кабатланган «әсбәталлаһы фис- содурил җанибәйни хаббәтән мәхәббәһ» дигән сүзләрнең мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә шушы ике парның күңелләренә өлфәт (бердәм) мәхәббәт беркетсә иде. 
Аннары инде ошбу теләкне теләргә: Я раббым! Бу яшьләргә Адәм галәйһиссәлам белән Хава мәхәббәтен бир. 
Я раббым! Бу яшьләргә Ибраһим галәйһиссәлам белән Сара мәхәббәтен бир. 
Я раббым! Бу яшьләрнең араларына өлфәт мәхәббәт биреп, никахлары төзек булса иде. 
Ата-аналарына миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы балалар булсалар иде. Болардан туачак балалар да изге балалар булып, ислам динен куәтләүче, үзләренә догачы, бәхетле балалар булып, тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп итсәң иде. 
Амин! 
Никах мәҗлесенә туй мәҗлесе килеп ялганыр. 
Кыз белән егетнең кавышу кичәсе, ягъни зөфаф төне бер якларда туйга кадәр, әмма никах укылганнан соң, икенче җирләрдә исә туйдан соң уза. Ничек кенә булса да, бу кичә бары тик никахтан соң бупырга тиеш һәм аныңда шәригать таләп иткән тәртипләре бар. Сөннәт буенча якынлык кылуда чикләүләр юк. Үбешү, кочаклашу, сөешү тиешле вә мәхәббәт сыйфатлары булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X