Мөслим-информ

"Әни булып кил миңа!"

2017 нче елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә “Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә” пилот проекты эшли башлады. Әлеге программага райондашларыбыз да кушылды.

Мәлләтамак авылында гомер итүче Фәйрүзә Хәлилова узган ел тәрбиягә Мөнирә апа Мәрдәнованы алды. Мөнирә апа – Мәлләтамак авылы кызы, тормышка чыккач, ире ягында – Каенсазда яшәгәннәр.

– Хәләлем белән бик матур яшәдек. Аның вафатыннан соң тормышта бер ямем дә калмады. Ялгызым калгач, картлар йортына барып эләктем. “Их, бер генә балам да булмады, ичмасам!” дигән вакытларым аз булмады. Ходай миңа бала сөю бәхетен бирмәде. Ләкин картлыгымда язмыш зур бүләк әзерләгән булып чыкты – Фәйрүзәне үз кызым кебек яратам. Аның белән әниле-кызлы кебек яшибез, сөбханалла! – дип сөенә Мөнирә апа.

Фәйрүзә Хәлиловага да Мөнирә әби әнисе кебек. Ул Мәлләтамак мәктәбендә укыганда Мөнирә апа мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Укучыларга йомшак мөгамәләдә булганын әле дә хәтерли Фәйрүзә апа:

– Аның ниндидер җылылык, нур иде. Бертуктаусыз мәктәп коридорыннан чапкан укучыларны орышуын да, әрләвен дә хәтерләмим. Тормыш иптәше Әбүләес абый озак еллар милициядә участок инспекторы булып эшләде. Әтисе урлап кайткан бер уч бодай өчен “мин алып кайттым” дип, әтисе гаебен үз өстенә алып, төрмә салкыннарын күреп кайтса да, җаны өшемәгән иде аның. Әниләребездән ишетеп белүебезчә, алар Мөнирә апа белән бик матур һәм тату гомер кичергәннәр. Мөнирә апа белән язмыш безне 70 елдан соң янәдән очраштырды менә.

Фәйрүзә апа, тормыш иптәше вафат булгач, үзен бик ялгыз тоя. Ике улының үз тормышы, үз дөньясы дигәндәй. Социаль хезмәткәр булып эшләүче, өлкән әби-бабайларны караучы райондашыбыз “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметьяновага: “Үскәнем, иптәш кирәк миңа, ярдәм ит!” – дип мөрәҗәгать итә.

Ул вакытта чайпалып түгелергә торган күз яшьләре аша шундый олы гозерен җиткергән Фәйрүзә апа тиздән үзенең мәктәп елларындагы Мөнирә апасын күрәчәген белми әле.

– Тәрбиягә алынучы өлкән яшьтәге хатын-кыз – 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән зуррак булырга тиеш. Аларның социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләрендә яшәүләре, социаль яклау бүлекләре тарафыннан тулысынча яки өлешчә үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы буларак танылуы, ялгыз яшәүче өлкән кеше булуы да шарт. Тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр кандидатлар дип йөртелә. Кандидатлар хезмәткә яраклы эш яшендәге һәм эшләүче гаилә булырга тиеш. Ир-атның – 60 яшькә, хатын-кызның 55 яшькә кадәр булуы мөһим. Әлеге гаиләнең ТР территориясендә яшәве, гаиләләрендә уллыкка-кызлыкка алынган туганнары, яки олы яшьтәге әти-әниләре булмавы шарт. Тәрбиягә алынучы өченче төркем инвалид яки сәламәт булган очракта, гаиләгә ай саен – 4000 сум, икенче төркем инвалид булганда – 6000 сум, беренче төркем булган очракта 8000 сум күләмендә акчалата түләү каралган. Мөнирә апаны тәрбиягә алган Фәйрүзә Хәлилова белән даими элемтәдә торабыз. Безнең оешма хезмәткәрләре биредә еш була. Мөнирә апаның яшәү шартлары белән таныш без. Биредә ул бәхетле картлык кичерә, – ди Рәмилә Гыйльметьянова.

– Мөнирә апаның безгә кайтып яшәвенә бер ел була. Әле кичә генә җитәкләп өебезгә алып кергән кебек. Сердәшчем дә, киңәшчем дә ул минем. Иң беренче көнне үк: “Якын кешем булып, әнием урынына кил безгә!” дидем. Өйдәге бушлык Мөнирә апа килү белән эреп юкка чыкты. Сөйләшеп туя алмыйбыз. Әллә никадәр газета-журналлар алам. Мөнирә апа аларны хәрефен дә калдырмый укып бара, дөнья хәлләре белән кызыксына. Узган җәй печәнгә кадәр чапты. Бер дә тик тормас, җор телле, киң күңелле әнкәй ул минем өчен. Оныкларым да аны яратып өлгерде. Мунчага баргач: “Әби, кайтып китмә инде, кун бездә генә!” дип итәгенә сарылалар. Оныкларга – ак яулыклы әбекәйләре булса, минем өчен – югалтып, янәдән тапкан әнкәем булып яши ул. Инде Ходай гомерләрен бирсен берүк! – дип сөенә Фәйрүзә апа.

Арабызда күңел җылысын чит-ятларга бүлеп, аларны җылы канаты астына алып тәрбия кылучылар соклану һәм горурлык хисләре генә уята. Фәйрүзә Хәлилова белән Мөнирә Мәрданова да бу тормышта бер-берсен тапкан ике җан. Бүген алар бергә-бергә әниле-кызлы булып гомер кичерәләр. Соңлап тапкан бу бәхетләре озын гомерле, дәвамлы булсын иде!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: