Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нефтехимик" хоккейчылары үз бозында "Металлург" командасын отты

Магнитогорск клубы өченче уен рәттән җиңелә.


(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Түбән Каманың "Екфтехимик" хоккейчылары Магнитогорскиның "Металлург" командасын отты. Бу "Металлург"ның рәттән өченче уенда җиңелүе булды.

Түбән Камада узган әлеге матч боз хуҗалары файдасына 3:1 (2:0, 1:0, 0:1) исәбенә төгәлләнде. "Нефтехимик"тан алкаларны Павел Здунов (5 нче минут), Эмиль Галимов (14 нче минут) һәм Александр Брынцев (40 нчы минут) кертте. Кунаклар 45 нче минутта бер алка белән генә җавап бирә алды. Голның авторы - Оскар Осала.

Шунысы да игътибарга лаек: "Металлург"ның әлеге голы "Нефтехимик" командасы капкачысы Илья Ежовның 157 минут 34 секундка җиткән "коры серия"сен өзде.

27 октябрьдә "Нефтехимик" Владивостокта "Адмирал" командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Металлург" (Магнитогорск) - 3:1 (2:0, 1:0, 0:1). Голлар: 1:0 Здунов (Пиганович, Шиксатдаров, 04:40); 2:0 Галимов (Ганзл, 13:03); 3:0 Брынцев (Шәрипҗанов, Нестрашил, 39:46, күплектә); 3:1 Осала (Тимкин, Платонов, 44:57)
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X