Мөслим-информ

Муханның матур апасы

Нәсимә Галиеваның кулыннан килмәгән эш юк. Чигә, бәйли, тегә, ихата тутырып мал асрыйлар, хәләле белән дару үләннәре дә әзерлиләр.

Йөзендә тынычлык, эчкерсезлек балкыган Нәсимә апаны авылда “матур апа” дип йөртәләр. Чын татар хатын-кызларына гына хас пөхтәлек, самимилек, сабырлык кебек матур сыйфатлар хас аңа. Нәсимә апа кул эшләренә дә бик оста. Тормыш иптәше Фоат абый белән өч бала үстергәннәр.
– Кечкенәдән тегү-чигү эшләренә өйрәнеп үстем. Безнең чорда кул эшләрен белмәгән кеше бик сирәк иде. Алтмышынчы елларда чүпрәге дә, чигү җебе дә дефицит булды бит. Кулъяулык өчен чүпрәкне дә әнкәйдән елый-елый сорап ала идек. Шуларга әллә нинди бизәкләр төшереп чиктек. Гаиләдә өч кыз идек – ярыша-ярыша эшләдек, – дип искә ала ул.
Метрәй авылы кызы Сал. Мухан авылына килен булып төшкәч тә, кечкенәдән яратып башкарган һөнәрләрен онытмый: чигә, бәйли, тегә... Өч баласына да беркемдә дә булмаган кием-салым бәйләп кидерә ул. Фоат абый хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләсә, Нәсимә апа баш экономист була.
– Мәктәптә укыганда безнең киемнәр башкаларныкыннан аерылып торды. Әнинең кул җылысы салынган матур камзул-кофталар, жилетларны, оекбаш-бияләйләрне кигәч, үзебезне әнинең кочагында кебек хис иттек. Бүген дә туган йортыбызны чигүле мендәрләр бизи. Ишек яңагына эленгән чаршауларны да килен булып төшкәндә чиккән булган. Аның һәрбер кул эшендә милли бизәкләр сурәтләнгән, – ди кызы Дилбәр Шабаева.
Балаларын башлы-күзле иткәндә дә, кызлары белән бергәләп, мендәр тышлары, тастымаллар чигә Нәсимә апа. Ул гына да түгел, күңел хатирәләрен дә туплап бара ул. Күптән түгел “Гомер буйлап барам” исемле китабы дөнья күргән.
– Нәсимә ишле гаиләдә үскән. Кечкенәдән олыны – олы, кечене кече итеп үскәнгәме, туган җанлыклы һәм олы йөрәкле дә ул. Тормыш сынауларына бирешмичә яшәве белән дә үрнәк хәләлем. Бөтен нәселебезгә мирас булырлык китабында гап-гади гаиләбезнең үткәне һәм бүгенгесе тасвирланган. Әнә шулай һәр яклап та талантлы ул. Җәйләрен икәүләп файдалы үләннәр дә җыябыз әле, – ди Фоат абый.
Әйе, тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган, гомере буе саннар дөньясында “йөзгән” райондашыбызның балаларга калган мирасы китап һәм кул эшләре белән генә чикләнми. Ике якның да нәсел-нәсәбен барлап яшәүче гаилә, бик матур һәм үзенчәлекле итеп, шәҗәрәләр дә ясаган. Җанын сафландырып, хаҗда да булып кайткан Нәсимә апа. Күңеле гел изгелектә булган райондашыбыз, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртып, дару үләннәре дә әзерли.
– Якыннарымның исән-сау, сәламәт булуы – иң зур бәхет. Бүгенге тормышыбыздан бик канәгать без. Алга таба да Аллаһы Раббым сәламәтлектән аермасын. Кадерләп үстергән балаларыбыз, оныкларыбыз янәшәсендә бәхетле гомер кичерергә язсын, – ди Нәсимә апа.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: