Мөслим-информ

Мөслимнең "Мирас" футбол командасы җиңүгә иреште

Казанда “Чикләрсез футбол” (“Футбол без границ”) һәвәскәр балалар футбол лигасының финалы узды. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән “Мирас” командасында шөгыльләнүче Татарстан буенча икенче урынны алган футболчылар әлеге ярышларда катнашты.

Бөтенроссия футбол уеннарында алар 16 команда арасында җиденче урында калды. Камил Сәлахов, Зөлфәт Әхмәтҗанов иң яхшы уенчылар дип танылды. Команда уенчыларына истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Команданың тренеры – Илфат Хафизов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: