Мөслим-информ

Мөслимнең булачак табиблары практикага кайтты

Район үзәк хастаханәсендә һәм поликлиникада студент егет һәм кызлар җәйге практика үтә башлады. Башкаланың һәм Ижау шәһәренең югары уку йортларында медицина юнәлешендә белем алучы барлыгы 7 яшь белгеч хастаханәнең терапия, хирургия, балалар бүлегендә, поликлиникада беренче чыныгу ала.

       Имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына урта медицина хезмәткәре булып эшләргә рөхсәт кәгазе алганнарга эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар. Казан дәүләт медицина университетының 5 курсын тәмамлаган Азилә Бәдретдинова да шул рәвешле балалар бүлегенә вакытлыча эшкә урнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: