Мөслим-информ

Мөслимлеләрне язгы ташуны әзерлек белән каршы алырга чакыралар

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөһитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу атна ахыры һава температурасының кискен җылытуы белән таң калдырачак. Шуңа күрә язгы ташуларны көчле булыр, дип фаразлыйлар. Көтелмәгән хәлләрдән, күңелсезлекләрдән саклану максатыннан әзерлек эшләре башкару бик урынлы булыр. Урамда су юлларын, торба башларын кардан, балчыктан чистартып кую, базларга күз-колак...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөһитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу атна ахыры һава температурасының кискен җылытуы белән таң калдырачак. Шуңа күрә язгы ташуларны көчле булыр, дип фаразлыйлар. Көтелмәгән хәлләрдән, күңелсезлекләрдән саклану максатыннан әзерлек эшләре башкару бик урынлы булыр. Урамда су юлларын, торба башларын кардан, балчыктан чистартып кую, базларга күз-колак булу, ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәгеләрнең хәлен белешү артык булмас. Шулай ук балаларга су буйларында йөрүнең куркынычлыгы хакында сөйләргә, буш вакытларында үзләрен генә калдырмаска кирәк. Сакланганны саклармын, дигән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: