Реклама
«Талантлар иле» Россиякүләм социаль проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Сәләтле балалар үзәгендә шөгыльләнүче 48 укучы әлеге бәйгедә катнашты.
Федераль җиңүчеләр:
Айгөл Фәхердинова рус теленнән I дәрәҗә диплом, Ильназ Гәрәев математикадан, Язилә Әглиуллина экологиядән II дәрәҗә дипломлар белән бүләкләнделәр. Региональ җиңүчеләребез: Айгөл Фәхертдинова (биология, II дәрәҗә), Ләйсән Мингазова (җәмгыять белеме, IIдәрәҗә). Җиңүче укучыларыбызны Сәләтле балалар үзәге укытучылары Чулпан Хәйруллина, Гөлүсә Асылгараева, Ләйсән Бариева, Резеда Әхмәтгалиева әзерләделәр.
Ә инде Эльгина Мирзаянова, Равиль Харисов, Айрат Асадуллин, Камилә Ханеева, Зәринә Габдуллина һәм Вәзирә Шәрифуллина регионда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар арасына керделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз