Мөслим-информ

Мөслимлеләр депутат Равил Хөснуллин белән очрашты

30 март көнне район хакимиятенең актлар залында, VII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин белән очрашу үтте. Анда район җәмагатьчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре, район һәм авыл җирлеге депутатлары һәм җирлек башлыклары катнашты.

Равил Хөснуллин үз чыгышында Дума депутатларның эшчәнлеге белән таныштырды, кабул ителүче һәм үзгәрешләр, өстәмәләр кертелүче закон проектларына тукталды. "Депутатларның эше төрле законнар кабул итү генә түгел. Һәр канун тәкъдим ителгәнче төрле яклап өйрәнелә, күп үзгәрешләр кертелә, халык фикере тыңлана. Очрашуларга килүебез дә, җирлекләрдәге сулышны, халыкның яшәү шартларын һәм аларның фикерен белү өчен" халык ышанычлысы.

Район башлыгы Рамил Муллин да җирлекне, биредә яшәүче халыкны борчыган мәсьәләләрне җиткереп: "Кайвакытта тикшерү органнары артык күбәеп китә һәм һәрберсе "син тиеш" дип закон күрсәтәләр. Әлбәттә законнар кирәк, аларсыз яшәп булмый. Әмма алар халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен һәм нәкъ менә урыннарда эш оештырганда ярдәм итә торган кануннар булсын иде. Закон кабул ителә икән, димәк ул эшләргә тиеш. Мәсәлән, бүген күп балалы гаиләләргә җир бирәбез. Мөслимдә генә дә өч урам барлыкка килде. Әмма, ул гаиләләрнең барысы да бу җирләрдә өй салачакмы соң, әллә анда чүп үсү мәйданчыгы гына булырмы? Сораулар ачык кала. Шуңа күрә дә, һәр яңа законны кабул итәр алдыннан ныклап өйрәнү кирәк, минемчә", - диде. Чыннан да авыл җирлеге башлыгымы ул яки район җитәкчелегеме - аның кулында тылсымлы таяк та, "күпме акча кирәк - ал", дип торучы миллионер дуслары да, бер өзлексез агып торган алтын яисә нефть елгасы да юк. Һәр җитәкче булдыра алган, куллана алган бөтен мөмкинлекне эшкә җигәргә тырыша. Шуңа күрә, шушы тәгълиматны аңлап, булганына шөкер кылып, булачагына өмет итеп яши белсәк иде.

Очрашуда катнашучылар кунагыбыз хозурына үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерделәр. Сорауларның төрлесе яңгырады: авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләренә бирелүче ярдәмнәр, ут һәм газга артып торучы тарифлар, җирлекләрдә су торбаларын алыштыру, газ торбаларын яңарту яки буяу һәм башкалар. Райондашларыбызны Россия территориясендәге юл буйларының торышы да борчый. Ә ник борчылмаска, без бит зур горурлык белән: "Мин - Россия гражданины" дип әйтергә яратабыз. Димәк, ул да безгә Татарстаныбыз кебек кадерле. Ә килгән кунак йорт хуҗасына бәяне капка төбенә карап бирә. Димәк, чисталык һәм тәртип бар җирдә дә кирәк.

Равил Хөснуллин очрашуда катнашучыларга: "Мине сезнең үз җирлегегез өчен генә түгел, гомумән, Татарстаныбыз, дәүләтебез өчен борчылуыгыз сөендерә. Чөнки, битараф булмаган кеше генә боларның барсын да күрә һәм бәяли ала. Сезнең сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез буенча башкарылган эшләр белән алдагы очрашуда таныштырырмын" дип вәгъдә бирде. "Вәгъдә - иман", ди бит халык мәкале. Димәк, халык ышанычлысы вәгъдә биргән икән, кабул булыр дигән өметтә калабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: