Мөслим-информ

Мөслимгә Япония һәм Төркиядән кунаклар килде

Мөслимгә республика һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, ерак чит илләрдән дә кунаклар еш килә.

Аларның күбесе җирлегебездәге эшмәкәрлекнең үсеше, кошчылык тармагы һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән таныша. Бу көннәрдә Төркия һәм Япония эшмәкәрләре Нобиматсу Акай һәм Улаш Сидар Мөслим белән танышты. Алар Дамир Шәнгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгын карадылар, җирлегебезгә инвестицияләр кертү мөмкинлеге белән кызыксындылар. Кунаклар: “Мөслимдә тарих белән киләчәкнең бергә кушылып, үзгә бер гүзәллек тудыруы таң калдырды”, – дип, соклануларын белдерде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: