Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслимебездә бүген кар ява

Бүген җирлегебездә чын мәгънәсендә буранлы кыш хөкем сөрә. Декабрь башында бераз гына төшкән кар, бик озак вакытка югалып, сагындырган иде. Бүген ниһаять бар җиһан янәдән аклыкка төренде.

Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлегебездә бүген көндезен 5 градус салкын, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 754 мм күрсәтә. Һаваның чагыштырмача дымлылыгы 99%ны тәшкил итә. Бүген көн дәвамында 20 мм чамасы кар яуган.

Декабрь аеның беренче һәм икенче ункөнлегенә йомгак ясаясак, бу көннәр нормадан 4 градуска салкынрак булган. Синоптиклар әйтүенчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырма явым-төшем күбрәк яуган. Алдагы көннәрдә һава температурасында әллә ни үзәрешләр булмас, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама