Мөслим-информ

Мөслимдәге "Экомилк" сөт эшкәртү җәмгыяте көненә 30 тонна сөт кабул итә

Фаит Шәймурзин җитәкләгән "Экомилк" (Мөслим коры сөт заводы) сөт эшкәртү җәмгыятенә көненә уртача 30 тонна сөт тапшырыла.

Аның 15 тоннасы райондагы шәхси хуҗалыклардан һәм "Туган як" агрофирмасыннан булса, калган өлеше Әгерҗе, Әлмәт, Нурлат, Минзәлә районнарыннан килә. Туйгелдедә "Фаиза" сөт кооперативы да эшли башлады. Биредә ачы сөт продуктлары - сөт, кефир, ряженка, катык ясала. Кооперативның яңа төр сөт продукцияләре тиздән район кибетләренә дә сатуга чыгачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: