Мөслим-информ

Мөслимдә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр саны арткан

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы вакытта күзәтелгән эссе көннәрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны кискен арткан.

       “Кайнар һава, беренче чиратта, йөрәк эшчәнлегенә авыр йогынты ясый. Кан басымы күтәрелү, кислород җитмәү сәбәпле, йөрәк көчәнеп эшли башлый. Болар барысы да инсульт, инфарктка китерүче гипертония кризына сәбәп булырга мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр кояштан саклану чарасын күрсеннәр иде. Соңгы көннәрдә кечкенә балаларына кояш кызуы бәреп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр артты”, ди табиблар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: