Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ветераннар Сабан туе үтте (ФОТОЛАР)

Нурлыгаян паркында узган ветераннар Сабантуена да көне бик матур туры килде. Җирлегебездә гомер итүче лаеклы ялдагы өлкәннәр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәмгә җыелган райондашларыбызны район башлыгы Рамил Муллин тәбрик итте. Җирлегебез тормышына үзләреннән лаеклы өлеш керткән өлкәннәргә тән сихәтлеге, бәрәкәтле гомер теләде

Сабантуе бәйрәмнең атрибуты булган авыш һәм туры баганага менү, кашык кабып йөгерү һ.б уеннар белән дәвам итте. Сүнмәс дәрт ветераннар клубына йөрүче өлкәннәрнең аерым һәм күмәк башкарган җырлары, нәфис сүз бәйрәмгә үзгә бер ямь бирде.

Традиция әйләнеп баручы ветераннар сабантуен уздыру - бик матур күренеш. Бер-берсе белән сагынышып күрешү, дөнья хәлләрен барлау гына түгел, җанга дәва бирә торган очрашу да бит ул Сабантуе! Бәйрәмдә һәркемнең кәефе күтәренке булуын күреп сөенеп кайттык.

Лилия Шәймиева, Альберт Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев