Мөслим-информ

Мөслимдә Тукай бәйрәме башланды

Бүген татар дөньясының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Барлык катлам кешеләре өчен дә якын булган иҗаты белән бүгенге заман кешеләренә бәяләп бетергесез әдәби байлык калдырган Тукаебызның бүген 130 яше тулган булыр иде. Ел саен бу көнне туган тел бәйрәмен оештыру - күркәм традиция. Быел мөслимлеләр әлеге тел бәйрәмен үзгәрәк...

Бүген татар дөньясының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Барлык катлам кешеләре өчен дә якын булган иҗаты белән бүгенге заман кешеләренә бәяләп бетергесез әдәби байлык калдырган Тукаебызның бүген 130 яше тулган булыр иде. Ел саен бу көнне туган тел бәйрәмен оештыру - күркәм традиция. Быел мөслимлеләр әлеге тел бәйрәмен үзгәрәк оештырды. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында бу минутларда "Без- Тукайлы буын" исемле квест уены бара. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим районы мәктәпләреннән 8 команда катнаша. Чарада катнашучылар менә шушындый күргәзмә шаһитлары булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: