Мөслим-информ

Мөслимдә сыр чыгара башладылар

Мөслимгә якын-тирә авылларда гына түгел, ярыйсы ук читтә урнашкан җирлекләрдә дә шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен булдырып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Шундыйларның берсе - Тат.Шуран авылында эш башлаган Герман һәм Николай Алчиннар. Ике туган сөйләшеп авыл хуҗалыгының иң авыр тармакларының берсе булган сөт юнәлешен сайлап, сыр ясау тармагына тукталалар....

Мөслимгә якын-тирә авылларда гына түгел, ярыйсы ук читтә урнашкан җирлекләрдә дә шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен булдырып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Шундыйларның берсе - Тат.Шуран авылында эш башлаган Герман һәм Николай Алчиннар. Ике туган сөйләшеп авыл хуҗалыгының иң авыр тармакларының берсе булган сөт юнәлешен сайлап, сыр ясау тармагына тукталалар.

Олы заводларда эш ничек оештырылса, биредә дә нәкъ шулай. 400 литр сыешлы чанда сөт җылытыла. Аның майлылыгын, тыгызлыгын, составындагы су, аксым күләмен билгеләүче, температурасын күрсәтүче приборлар да үзендә. . Февраль аенда технолог килеп заводны сынап карау максатыннан эшләтеп җибәргәннән соң, беренче продукция - свежий, йомшак "Адыгея" сыры җитештереп карала. Бу иң җиңел ясала торган сырларның берсе. Моның өчен сөт 86-92 градуска кадәр җылытыла, лимон яисә уксус кислотасы салып эретелә. Эремчеккә әйләнгән сөт сөзелеп, бераз тоз өстәлеп, махсус сыр формаларына салынып суытырга куела. 1,5 сәгатьтән продукция әзер була. Завод эченә махсус өс, аяк, баш киемнәреннән генә керергә рөхсәт ителә. Эшмәкәрләр сөтне Тат.Шуран авыл җирлеге халкыннан бер литрын 20 сумнан сатып алалар. Завод бар куатенә эшләп киткәч, эш ике сменада оештырылып, көнгә 1600 литр сөт эшкәртеләчәк, 6 кешегә эш урыны булачак. Шушы көннәрдә Ярославльдән киләчәк технолог сырның каты, ярымкаты төрләрен тәшкил итүче "Россия", "Голландия" кебек күпләргә таныш сортларын ясауны өйрәтәчәк.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин киләчәктә эшмәкәрләр белән аңлашып, бер-берсенә ярдәм итешеп эшләргә дигән өмет бар.

Николай Алчин эшне башлауда ярдәм күрсәткән район башлыгына рәхмәтләрен җиткерде, юл мәсьәләсен дә хәл итүдә дә булышыр дигән өметтә торуларын әйтте."Район башлыгы киңәше һәм ярдәме белән эшне башлап җибәрдек. Аңа рәхмәтебез зур. Вак-төяк мәсьәләләрне үзебез чишәбез. Иң зур проблема - юл мәсьәләсен хәл итәсе иде. Бу эшне авылны торгызыр, яшьләрне эшли итү максатыннан оештырдык".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: