Мөслим-информ

Мөслимдә һәр көнне ифтар мәҗлесләре уза

Бар мөселман халкы изге рамазан аена аяк атлады. Райондашларыбыз да бу күркәм айны игелекле гамәлләр һәм фарыз эшләре белән дәвам итәләр.

Рамазан аеның беренче һәм соңгы көннәре гаилә көне буларак үткәрелсә, калган көннәрдә ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен “Снежок” кафесында һәр көнне ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Район имам-мөхтәсибе габделкәрим хәзрәт билгеләп үткәнчә, мәҗлесләрне аерым кешеләр дә, берничә кеше берләшеп тә әзерлиләр. Шулай ук, бу көннәрдә мөхтәсиб тарафыннан сәламәтлекләре чикләнгән кардәшләребезне дә ифтар ашына алып килү оештырылачак. Урында ятучыларга ураза күчтәнәчләре илтү да ниятләнә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: