Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслимдә нинди ис килә?

Мөслимдә соңгы көннәрдә тәмсез ис таралды. Райондашларыбыз, канәгатьсезлек белдереп, социаль челтәрләргә дә язды. Чыннан да, нинди ис соң бу? 

– Сулый торган түгел, тавык фермаларыннан килгән бу ис бугазны буа. Болын-кырлар, елгалар тирескә батып бара. Әллә халык бер нәрсә сизми дип уйлыйсызмы? Бер-ике көн сулавы рәхәт әле, ис кимегән кебек. Җәйге эссе көннәрдә болай да һава җитми. Табигатьне пычраткан өчен штраф бар бит! Тиешсез җирдә машинаны юсаң, “эх” дигәнче килеп җитәләр, – дип, редакциягә шалтыратучылар да булды.
– Халыкның зары аңлашыла. Соңгы 5-6 көндә җирлектәге бер фермер, кош-кортларга азык алып кайту сәбәпле, үз территориясендәге тиресне бер урыннан икенче урынга күчерде. Тизәкне селкеткәч, ис чыгуы табигый инде. Ел дәвамында җыелган тизәк басуларга кыйммәтле ашлама буларак таратыла. Мондый ашламаны сатып алалар хәтта! Райондашларыбыз сабыррак булсын иде, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов. 
Җирлегебездә фермерлар саны аз түгел. Уңган райондашларыбыз белән горурланып, алар җитештергән продукцияне мактап, республика матбугат чараларына да язабыз. Акчаның исе булмый, диләр бит. Кайберәүләр әтмешли, әллә чынлап та артыгын кыланабызмы?!
– Шулкадәр “чистоплотныйга” әйләндек!.. Элек авылларда ферма исе килә иде. Ферма исе сеңеп кайтып, ашарына да пешердек, башкасын да эшләдек. Балалар бер дә: “Әни, синнән тирес исе килә!” – димәде. Халыкны артык чиста яшәргә үзебез өйрәттек, – ди Вәрәшбаштан Нәхия Шәйхетдинова.
Җирлегебездә фермалар булгач, тирес барлыкка килү һәм аның исе таралу – табигый хәл. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы бар. Ис таралуның да, тиресне саклау, урнаштыруның да. Әлеге өлкәдә тиешле таләпләр үтәлешен контрольдә тоту, аларның бозылу-бозылмавын ачыклауны Роспотребнадзор да, табигать күзәтчелеге һәм Россельхознадзор контрольдә тотсын иде!

Hbvvf fapfkjdf ajnjcs

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама