Мөслим-информ

Мөслимдә "Мисс Көз" бәйгесе үтте

22 ноябрь көнне "Балкыш" район балалар думасы активистлары "Мисс Көз-2017" муниципаль конкурсын уздырды. Кунаклар арасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов һәм район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин бар иде. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләреннән 15 укучы катнашты. 1-4 класслар арасында "Мисс Көз-2017" титулына Мәдинә Латыпова (Мөслим лицее) лаек булды. 5-7 класслар арасында әлеге титулны Михайловка гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльвина Садыкова алды. 8-11 класслар арасында "Мисс Көз-2017" титулын Күбәк гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алсу Нуруллина яулады. Аеруча яхшы чыгыш ясаган укучыларга төрле номинацияләрдә исемнәр бирелде. Һәр катнашкан укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләкләрне "Сөмбелә" балалар кибете әзерләгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: