Мөслим-информ

Мөслимдә "Кышка әзерлек" операциясе старт ала

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 30 октябрьдән җирлегебездә "Кышка әзерлек" операциясе старт ала. Аның барышында мәктәп, балалар бакчалары, авыллардагы мәдәният йортлары, клубларның газ котеллары тикшереләчәк.

"Узган ел тикшерү барышында 13 объектта газ котелларының төзек булмавы ачыкланган иде, кимчелекләр санаулы көннәрдә төзәтелде. Быел өлкәннәр, социаль яклау бүлегендә исәптә торучы гаиләләр, караучысыз калган райондашларыбызның хуҗалыкларында электр җиһазларының төзеклеге аеруча катгый контрольдә булачак. Янгын куркынычы булган очракта, кешеләр үзләре дә безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: