Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслимдә "Җиңү өчен бабама рәхмәт" акциясе бара

Мөслим матбугат үзәге видеомонтажеры Илдар Фатыйхов инициативасы белән район яшьләре арасында "Җиңү өчен бабама рәхмәт" дип исемләнгән акция игълан ителгән иде. Акция шартлары буенча, "Җиңү өчен бабама рәхмәт" дип исемләнгән язылу бейджикны таккан кеше, тагын өч кешене акциядә катнашырга чакырырга тиеш.

Нәтиҗәдә, җәмәгать урыннарында йөрүчеләр арасында күкрәгенә рәхмәт сүзе язылган бейджик тагып йөрүчеләр күбәя. "Форпост" яшьләр берләшмәсе инициативасы белән, акциягә кайбер үзгәрешләр кертелде. Мөслим яшьләре махсус ясалган баннер каршында фотога да төшә ала. Тулырак мәгълүматны "Форпост" яшьләр берләшмәсенең һәм "Мизгел" яшьләр үзәгенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркеменнән алырга була.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама