Реклама
Мөслимдә IV Республика татарча көрәш бәйгесе оештырыла.
20 февральдә Мөслимдә IV Республика татарча милли көрәш бәйгесе була. Бәйге танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышлана.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйге сәгать унда Мөслим бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт комплексында башлана.
Бәйгегә мөслимлеләр, якташлар, район кунаклары чакырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз