Мөслимдә БДД комиссиясе утырышы үтте
Бүген район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, район эчке эшләр бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчеләре, юл төзелеше оешмалары вәкилләре катнашты. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айнур Хәйретдинов узган 9 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды....
Бүген район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, район эчке эшләр бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчеләре, юл төзелеше оешмалары вәкилләре катнашты. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айнур Хәйретдинов узган 9 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтовның Мөслим авылы урамнарындагы юл хәрәкәтенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдиме каралды һәм аның буенча карар кабул ителде. Район башлыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев